Информатика һәм ИКТ буенча БДИ быел беренче тапкыр компьютер формасында үткәрелә. Татарстанда бу имтиханны оештыру һәм үткәрү өчен махсус 1800 яңа компьютер сатып алынган.
Бүген Чаллының 15 нче балалар иҗаты йортында шахмат классы ачыла. Учреждениегә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары һәм илкүләм проектларны тормышка ашыруда ярдәм итү буенча комиссия рәисе Татьяна Ларионова киләчәк.
Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков "Приоритет 2030" программасына старт бирде. Югары уку йортлары, көзен аларны сайлап алу комиссиясенә тәкъдим итү өчен, үзләренең үсеш программаларын рәсми рәвештә әзерли башлый.
Тугыз университет һәм институт «Мәгарифтә шәхескә бәйле потенциалны үстерү» тикшеренү консорциумына кушылды. Җиде педагогика вузы булган "команда"га, шул исәптән, Казан федераль университеты да керде.
Студентлар ил буйлап түләүсез сәяхәт итә һәм тулай торакларда яши алачак. Студентлар туризмы программасы бу елның 15 июленнән 25 августына кадәр старт ала. Бу хакта фән һәм югары белем министры Валерий Фальков сөйләде.
Россия Президенты Владимир Путин Бөтенроссия чыгарылыш кичәсе бәйрәмендә мөрәҗәгать белән чыгыш ясаячак, дип хәбәр итте журналистларга дәүләт башлыгы матбугат секретаре Дмитрий Песков.
Россия мәгариф министрлыгы сыйныф җитәкчеләренең I Бөтенроссия форумында катнашу өчен гаризалар кабул итү вакытын 5 июльгә кадәр озайта. Мондый карар укытучыларның үтенече буенча БДИның төп этабын тәмамлау вакытын исәпкә алып кабул ителде.
Бүген тормышыгызда мөһим көн, бер зур этап тәмамланып икенче этап башланган вакыт. Сез мәктәпне тәмамлыйсыз, анда укыган вакытта күп белем алдыгыз һәм файдалы күнекмәләр үзләштердегез, үз сәләтләрегезне үстердегез һәм төрле һөнәрләр турында белдегез, яшьтәшләрегез һәм өлкәннәр белән мөнәсәбәтләр төзергә өйрәндегез.
24 июньдә «Казан - Пассажирская» тимер юл вокзалының беренче юлына 17 вагон составында хәрби «Хәтер эшелоны» килде.
Татарстанда 24 һәм 25 июньдә 2 455 укучы информатика һәм ИКТ буенча БДИ тапшырачак. Быел имтихан беренче тапкыр компьютерларда үткәрелә, элек чыгарылыш сыйныф укучылары кәгазь бланкларда имтихан эшен башкара иделәр.