ЯҢАЛЫКЛАР


28
июнь, 2021 ел
дүшәмбе

23-25 июньдә Түбән Кукмара авылында Татарстан укучылары арасында V Туриада (спартакиада) исәбенә укучыларның 65  нче  республика туристлык слеты узды.

Times Higher Education 50 яшькә кадәрге дөньяның иң яхшы университетлары сайлап алынган яшь университетлар рейтингын бастырган. КНИТУ-КАИ 301 дән 350 гә кадәр аралыкта урнашты.


26
июнь, 2021 ел
шимбә

25 июньдә Татарстанда физика һәм тарих буенча 2021 елның 11 июнендәге БДИ нәтиҗәләре игълан ителде.

29 июньдә Казанда “Казан Арена” стадионы каршындагы мәйданчыкта беренче тапкыр гомумшәһәр чыгарылыш кичәсе узачак. Казан мәктәпләрен тәмамлаган 5766 кеше бәйрәм кунаклары булачак. Бәйрәм чарасында чыгарылыш укучыларын ниләр көткәне турында бүген эшлекле дүшәмбедә Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов сөйләде.

 

2021 елда ТР төзелеш отрядларына 10 мең студент җәлеп итү планлаштырыла

 

«Президент академиясенең җәйге кампусы» Халыкара мәгърифәти форумы быел 11-24 июльдә «Свияжские холмы» курорт-шәһәрендә узачак, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына чараны оештыручылар.

Чаллы шәһәрендә пилотсыз очу аппаратларының «Dron Race» беренче Бөтенроссия конкурсы тәмамланды, аны оештыручы –  «Кванториум» балалар технопаркы иде!


25
июнь, 2021 ел
җомга

Бүген Апас районының Әҗем авылында капиталь ремонттан соң «Әлли-бәү» балалар бакчасы ачылды.

 

25 июньдә Россия Федерациясе субъектларыннан килгән мәктәп укучылары өчен татар теле буенча «Дуслык» төбәкара сменасы ачылды. Ачылу тантанасында ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова һәм Казанның «Ял» шәһәр үзәге директоры Кирилл Борисов катнашты.

 

Бүген Мәскәү вакыты белән 12:00 сәгатьтә Россия мәгариф министрлыгының «ВКонтакте» социаль челтәрендәге рәсми берләшмәсендә Бөтенроссия чыгарылыш кичәсенә багышланган бәйрәм эфиры башлана.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International