24 һәм 25 июньдә якынча 113 мең кеше информатика буенча бердәм дәүләт имтиханын (БДИ) тапшырачак. 2021 елда әлеге имтихан беренче тапкыр компьютерларда уздырыла, элек чыгарылыш сыйныф укучылары кәгазь бланкларда имтихан эшен яза иделәр.
25 июньдә 2021 елның Бөтенроссия чыгарылыш кичәсе булачак. Укучыларга котлау сүзе белән мәгариф министры Сергей Кравцов мөрәҗәгать итәчәк, яраткан укытучылары — сыйныф җитәкчеләре һәм өстәмә белем бирү, шул исәптән Россия мәгариф министрлыгының «Үсеш ноктасы» педагоглары үзләренең фатихасын бирәчәк.
Казанда укучылар өчен "Үзең эшлә" түләүле стажировкалар сервисы эшли башлады. Яңа проектны "Игелекле эшләр" хәйрия фонды эшләтеп җибәрде. Үз идеяләрен тормышка ашырырга һәм моның өчен яшүсмерләргә бүләк алырга тәҗрибәле остазлар ярдәм итәчәк.
18 июньдә Удмуртия Республикасы Дәүләт Советы парламент делегациясенең Алабуга шәһәренә эш визиты булды. Парламентның фән, мәгариф, мәдәният, туризм һәм милли сәясәт комитеты депутатлары белән ТР Дәүләт Советының профильле комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова очрашты.
2022 елда Россиядә абитуриентлар өчен бердәм платформа эшләтеп җибәрелергә тиеш, анда алар югары уку йортларына кергәндә дистанцион рәвештә өстәмә сынаулар уза алачак. Бу хакта Россия Федерациясе Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Максут Шадаев хәбәр итте. Бу Россия студентлары өчен барлык кирәкле сервисларга керү мөмкинлеге бирә торган бердәм мобиль кушымта булачак, дип аңлатты ведомство башлыгы Россия президенты Владимир Путинның хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмәсендә.
Россия югары уку йортларында яңа уку елын 1 сентябрьдә башлау планлаштырыла, формат буенча карар августта кабул ителәчәк. Бу хакта президентның хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмәсе барышында фән һәм югары белем министры Валерий Фальков хәбәр итте.
SuperJob Россия югары уку йортлары рейтингын 2015-2020 елларда вуз тәмамлаган яшь белгечләрнең хезмәт хаклары дәрәҗәсе буенча тәкъдим итте. Топ-10 рейтингка Нобель лауреатлары булган югары уку йортлары керде, ә студентлар иң эре халыкара студентлар олимпиадаларында җиңүчеләр булып тора.
Казанда ЮНАРМИЯ хәрәкәтенең республика слеты булып узды
2021-2022 уку елына Татарстан вузларына 20 меңнән артык бюджет урыны бүлеп бирелгән. Бу узган ел белән чагыштырганда 20%ка диярлек күбрәк. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.
Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Covid-19дан прививка ясатуы турында сөйләде һәм башкаларны да вакцинация үтәргә чакырды. Бу хакта министр бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта белдерде.