ЯҢАЛЫКЛАР


23
март, 2021 ел
сишәмбе

16 март көнне Биектау районында ел саен үткәрелә торган акция - "Үз юлыңны сайла!" дигән антинаркотик десант узды.

Татарстанда «Балалар илне ясый» 15 нче республика конкурсы старт алды. Аны “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге, “Татарстан” ДТРК, ТР мәгариф һәм фән министрлыгы, ЮХИДИ һәм “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУ белән берлектә үткәрәләр.

Ничек итеп стратегик проект фикерләү күнекмәләрен үзләштерергә һәм кирәкле белгеч булырга? Бу сорауга җавапны 19-21 мартта “Байтик” сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында узган,  һөнәри белем бирү оешмалары студентлары өчен циркуляр икътисад проблематикасына багышланган беренче республика марафонында катнашучылар белде.

Казанда социаль учреждениеләрдә яшәүче ятим балаларның финанс белемен арттыруга юнәлдерелгән «Хәйрия эшмәкәре социаль акселераторы» бишенче профильле сменасы тәмамланды.

"Крылья Ростех" авиатармагы өчен инженерлар әзерләү проекты Россиянең тугыз югары уку йортында эшли башлый. Катнашучы студентлар 50 мең сумга кадәр мотивацион түләүләр алачак.

23 мартта Рособрнадзор инициативасы белән «Җиңү өчен 100 балл» бөтенроссия акциясе кысаларында КФУның «Н.И.Лобачевский исемендәге лицей» интернат-гомуми белем бирү мәктәбе базасында узган елгы БДИда 100 балл алган югары сыйныф укучылары белән очрашу узачак.

23-26 март көннәрендә Казанда, Барнаулда, Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта Леонард Эйлер исемендәге олимпиаданың йомгаклау этабы узачак, анда математик ярышның әлеге этабына чакырылган мәктәп укучылары катнашачак.

Казанда ата-аналар мәктәп ашханәләре эше турында 97,5% уңай бәяләмә калдырганнар. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясендә эшлекле дүшәмбедә шәһәр туклану департаменты генераль директоры Рима Мөхәммәтшина сөйләде.

Машиналар белеме һәм инженер графикасы кафедрасы хезмәткәрләре һәм студентлары ТРның Арча районы мәктәпләрендә робот техникасы буенча дәресләр үткәрә. 

19-20 мартта Апас районында 2020/2021 еллар сезонында «КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының дивизиональ этабы узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International