ЯҢАЛЫКЛАР


17
февраль, 2021 ел
чәршәмбе

М.Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте базасында Россия Федерациясендә Фән һәм технология елына һәм Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халык бердәмлеге елына багышланган IX Республика фәнни-гамәли конференциясе узды. Конференциядә мәктәп укучылары һәм укытучылар, шулай ук һөнәри белем бирү оешмалары студентлары һәм укытучылары катнашты.

Чаллыда яңа уку елында өч балалы гаиләләрдән булган мәктәп укучыларын бушлай ашата башлаячаклар. Бу хакта җирле Советның йомгаклау сессиясендә шәһәр мэры Наил Мәһдиев хәбәр итте.

Фәннең 200 дән артык вәкиле – яшь галимнәрдән алып РФА академикларына кадәр – мәктәп укучыларына Россиянең иң яхшы эшләнмәләре – коронавирустан Россия вакцинасы ничек барлыкка килүе, минераллар планетаның тирән тышчалары турында нинди нәтиҗәләр чыгарырга ярдәм итүе, галәмне ничек күрергә һәм аның белән ничек "дуслашырга" икәне турында сөйлиячәкләр.

Татарстан халыклары ассамблеясе советы башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев милли-мәдәни автономия вәкилләрен милли белем сыйфатына игътибар итәргә чакырды. Бу хакта ул әлеге оешманың бишенче хисап-сайлау конференциясендә белдерде.

Татарстанның барлык өстәмә белем бирү учреждениеләрендә күпмилләтле якшәмбе төркемнәре төзергә тәкъдим ителде. Мондый инициатива белән Казанның күпмилләтле якшәмбе мәктәбе директоры Маринэ Хухунашвили Татарстан халыклары ассамблеясенең бишенче хисап-сайлау конференциясендә чыгыш ясады.

17 февральдә Мәскәү вакыты белән 15:00 сәгатьтә «Россия мәгарифе» федераль порталында турыдан-туры эфирга «Белем бирү мохите» атналык онлайн-программасының яңа чыгарылышы чыгачак. Бу атнаның темасы - «Балачак шатлыгы: Бөтенроссия «Россия ел тәрбиячесе - 2020» конкурсында җиңүче һәм лауреатлардан һөнәри серләр.

2021 елда «Россия электрон мәктәбе» порталында «Физик культура» фәне буенча  5 нче сыйныф  цчен «Чаңгы ярышлары» видеодәресе популяры булды. Бу хакта «Россия электрон мәктәбе»  порталы статистикасына сылтама белән Мәгариф өлкәсендә цифрлы трансформация федераль институты матбугат хезмәте хәбәр итте.

КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре өчен татар теле курсларын яңартуны планлаштыра. Элегрәк мондый курслар ноябрь һәм декабрьдә узды. Укулар заказ буенча һәм Татарстан Республикасы Президенты Аппараты заказ буенча һәм аның ярдәмендә оештырылды.

Тармак югары уку йортлары мөгаллимнәре "Цифрлы икътисад өчен кадрлар" федераль проекты кысаларында квалификацияләрен күтәрәчәк. Барлыгы 80 мең укытучыны яңадан укытачаклар, дип сөйләде "РГ”га биргән интервьюсында РФ Россия Федерациясе Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Евгений Кисляков.

Бу вузга ачык ишекләр көненә барабыз, видеотрансляцияне карыйбыз һәм сайтны өйрәнәбез. Безнең бурыч – белем бирү программасына нинди дисциплиналар керүен аңлау. "Димәк, сез нәрсә укыячагыгызны һәм укып бетергәч нинди белемгәя ия булуыгызны белерсез. Әгәр дә программада предмет әзерлегеннән тыш гуманитар компетенцияләрне үстерү буенча блок та  булса бигрәк яхшы. Кайбер яңа педагогик университетлар программасына тәнкыйди фикерләүне үстерү, коммуникация һәм презентация осталыкларын көчәйтү курслары, хәтта үз проектларың һәм стартаплар булдыру курслары керә. Моңа игътибар итегез", –  дип сөйләде "РГ"га Мәскәү шәһәр педагогика университеты проректоры Кирилл Баранников.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International