ЯҢАЛЫКЛАР


9
февраль, 2021 ел
сишәмбе

Иннополис Университетының өлкән фәнни хезмәткәре Владимир Максименко яшь галимнәр өчен фән һәм инновацияләр өлкәсендә Россия Президенты премиясе лауреаты булды. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мәгариф һәм фән буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Советның һәм Төбәктә Фән һәм технологияләр елын әзерләү һәм үткәрү буенча республика оештыру комитетының киңәйтелгән утырышында хәбәр итте.

9 нчы сыйныф укучыларының 67% ы рус теле буенча дәүләт йомгаклау аттестациясенә кертелгән йомгаклау әңгәмәсенә мөстәкыйль рәвештә әзерләнергә ниятли, дип хәбәр итә ТАСС, Maximum Education белем бирү үзәге үткәргән сораштыру нәтиҗәләренә сылтама белән.

Агымдагы елның 5 нче февралендә Апас районында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын ачу тантанасы узды. Бәйрәм тантанасында район администрациясе җитәкчеләре, районның белем оешмалары  җитәкчеләре, тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары, татар, рус, чуваш телләре укытучылары, Ульян, Пенза өлкәләре һәм Чувашия Республикасыннан вәкилләр катнашты.

4-7 февраль көннәрендә «КФУның ІТ-лицее» интернат-мәктәбе базасында ТР гомуми белем бирү оешмаларының 8-11 сыйныф укучылары өчен математика буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының төбәк һәм йомгаклау этабы узды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Президенты каршындагы Мәгариф һәм фән советының милли мәгариф, мәдәни һәм тарихи мирасны саклау мәсьәләләрен карау өчен аерым утырышын үткәрергә кушты.

Казанда 2020 ел нәтиҗәләре буенча 12 иң яхшы яшь галимне һәм тугыз иң яхшы аспирантны билгеләделәр. Алар  дипломнар һәм 10 меңнән 35 мең сумга кадәр акчалата призлар алдылар. Җиңүчеләргә сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева мөрәҗәгать итте.

Республикада «Татарстанның фәнни яшьләре» ярдәмче программасын булдырырга телиләр. Ул яшьләр арасында фәнне популярлаштыруга һәм аны фәнни эшчәнлеккә җәлеп итүгә, шулай ук яшь галимнәргә ярдәм итүгә юнәлтеләчәк. Бу хакта «Татар-информ» МА хәбәрчесенә ТР Яшь галимнәр һәм белгечләр хәрәкәтенең башкарма комитеты рәисе Юлия Кареева сөйләде.

Казанда Россиянең танылган язучылары катнашында «Сыйныф укулары»дип исемләнгән әдәби проект ачыла. Форумны язучы, Француз прозасы тәрҗемәчесе, Санкт-Петербург Язучылар берлеге әгъзасы Асия Петрова ачачак. Бу хакта проектка багышланган матбугат конференциясендә Асия Петрова үзе хәбәр итте.


8
февраль, 2021 ел
дүшәмбе

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт 2021 елда 9 һәм 11 сыйныфларны тәмамлаучылар өчен дәүләт йомгаклау аттестациясе расписаниесенең яңартылган проектларын бастырды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Ратушасында Татарстан Мәгариф һәм фән советының фән һәм технологияләр елына әзерлек утырышында чыгыш ясады. Ул Татарстанның Идел буе округында алдынгы урында булуын әйтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International