ЯҢАЛЫКЛАР


8
февраль, 2021 ел
дүшәмбе

2-5 февральдә Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясе базасында 9-11 сыйныф укучылары өчен экология буенча Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабы һәм мәктәп укучыларының экология буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы үткәрелде.

8-22 февраль көннәрендә мәктәп укучылары өчен интернеттагы мәгълүматларны саклау проблемасына багышланган «Саннар дәресе» – «Цифрлы дөньяда саклылык» узачак. Дәрестә балалар үзләре турында нинди мәгълүматны интернетта урнаштырмаска, мошенникларга ничек каршы торырга кирәклеген беләчәкләр, шулай ук шәхси мәгълүматларны якларга өйрәнәчәкләр.

Хөрмәтле галимнәр, фәнни хезмәткәрләр, укытучылар, аспирантлар һәм студентлар! Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Россия фәне көне белән котлыйм!

Татарстан укучылары «Компьютер иле»XXV ачык халыкара фестивалендә катнаша алачак. Ул 8 февральдән 6 мартка кадәр дистанцион режимда узачак. Теркәлү чара дәвамында ачык булачак.

Россия тарих җәмгыяте рәисе Сергей Нарышкин белдергәнчә, беренче Бөтендөнья тарих укытучылары конгрессы 2021 елның октябрендә узачак.

Казанда «Новые горки» торак комплексында 377 млн сумга   балалар бакчасы төзү планлаштыра. Бу хакта мәгълүмат Дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган.

Казан федераль университеты быел аутизмлы балаларны социальләштерү буенча тикшеренү үзәген ачарга планлаштыра. Бу хакта КФУ ректоры Илшат Гафуров журналистлар белән очрашуда хәбәр итте.


6
февраль, 2021 ел
шимбә

Татарстанның өч шәһәрендә «Хореография», «Вокал», «Халык иҗаты» номинацияләре буенча күпмилләтле якшәмбе мәктәпләре һәм этномәдәни компонентлы мәктәп укучылары фестиваленең зона этаплары узды.

5 февральдә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов рәислегендә Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәткәрләренед  Электрон мактау тактасына кандидатны сайлау буенча Комиссиясе утырышы булды.

6 февральдә Казан шәһәре Совет районының 90 нчы гимназиясе базасында мәктәп укучыларының «Интеллект. Мәдәният. Карьера»  дигән темага проект һәм тикшеренү конференциясе узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International