Чаллы шәһәре балалар технопаркында "Үсеш ноктасы" цифрлы һәм гуманитар профильле мәгариф үзәкләренең технология укытучылары өчен көндезге сессия старт алды.
Бүген Россиянең югары уку йортлары абитуриентларны бюджет урыннарына кабул итә башлый. Укырга керүчеләр исемлеге югары уку йортларының рәсми сайтларында урнаштырылачак.
18 августта видеоконференция режимында республиканың педагогик хезмәткәрләрен өзлексез һөнәри үстерү секциясе «Универсаль компетентлык һәм функциональ грамоталылык: иртәгә уңышлы булсын өчен бүген нәрсә өйрәнергә» темасына үз эшен башлады. Чарада мәгариф бүлекләре (идарәләре) җитәкчеләренең укыту-методик эш буенча урынбасарлары, квалификация күтәрү буенча методистлар, функциональ грамоталылык буенча экспертлар, өстәмә һөнәри белем бирү оешмалары вәкилләре катнашты.
Математика, информатика һәм цифрлы технологияләр өлкәсендә югары казанышлары булган укучылар 125 мең сум күләмендә дәүләт грантын алачак.
Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре республиканың Теләче районында беренче сыйныфка баручы 85 балага портфель тапшырды. Бу чара «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика хәйрия акциясе кысаларында узды.
17 августта «ВКонтакте» социаль челтәрендә «Зур тәнәфес» бөтенроссия мәктәп укучылары конкурсы бергәлегендә «Бизнес һәм эшмәкәрлек» дигән яңа тематик атналык старт алды. Конкурс Россия Мәгариф министрлыгы ярдәмендә үткәрелә.
Яңа уку елы уңаеннан, 20 августтан 20 сентябрьгә кадәр Татарстанда гомуми белем бирү учреждениеләрендә балалар куркынычсызлыгы айлыгы игълан ителде. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы урынбасары Сергей Сергеев хәбәр
Мамадышның политехника көллияте яңа уку елына әзерләнә, барлык белгечлекләргә студентлар җыю төгәлләнеп килә. Традиция буенча «автомеханик» һәм «технолог» белгечлекләренә ихтыяҗ зур.
Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Роспотребнадзор тарафыннан алдагы уку елында укытучыларның һәм укучыларның сәламәтлеген саклап калырга ярдәм итәчәк тәкъдимнәр әзерләнгән һәм төбәкләргә җибәрелгән.
"Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацион идея" конкурсы быел онлайн-форматта узачак. Анда инновацион проектлар авторлары катнаша ала, алар республиканың фәнни-техник, икътисадый, социаль һәм гуманитар үсеш проблемаларын хәл итүгә юнәлдерелгән.