2016нчы елның 22нче октябрендә Казан шәһәренең Идел буе районы балалар йортында "Акыл палатасы" округ интеллектуаль уенының республика этабы үткәрелде, анда республиканың 40тан артык балалар йортында тәрбияләнүчеләре катнашты. Уенның җиңүчесе итеп Әлмәт балалар йорты командасы танылды.
Татарстанның һөнәри уку йортлары укучыларының "Хезмәткә һәм саклануга әзер" Спартакиадасының өстәл теннисы буенча зона ярышлары башланды.
Ярышлар 2016нчы елның 17-20нче октябрендә Лаеш техника-икътисад техникумы, Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы, Әлмәт политехника техникумы, Казан коммуналь хуҗалык һәм төзелеш көллияте базаларында уздырылды.
2016 нчы елның 21–23 нче ноябрь көннәрендә “Байтик” лагере базасында «2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» Татарстан Республикасы дәүләт программасы кысаларында Татарстан Республикасының күпмилләтле якшәмбе мәктәпләре һәм этномәдәни компонентлы мәктәп укучылары катнашында слет үткәрелде.
2015-2016нчы уку елында укучыларның бөтенроссия олимпиадасын уздыру нәтиҗиләре буенча бөтенроссия җыелышы үз эшен дәвам итә. Кунакларны сәламләү сүзе белән Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының Гомум белем бирү өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты җитәкчесе Павел Сергоманов, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов, Мәгариф хезмәткәрләренең белемен күтәрү һәм һөнәри яңадан әзерләү академиясенең Белем бирү сыйфатын мониторинглау институты җитәкчесе Валентина Абатурова, Мәгариф хезмәткәрләренең белемен күтәрү һәм һөнәри яңадан әзерләү академиясе доценты марина Цветкова чыгыш ясады.
2016нчы елның 18нче октябрендә «Ш.У.С.Т.Р.И.К.» Бөтенроссия фәнни-гамәли һәм инновацион иҗат бәйгесенә йомгак ясалды. Татарстан Республикасыннан дүрт укучы бу бәйгедә җиңү яулаый алды. "IT-эшләнмә" номинациясендә Андрей Баканин белән Алексей Поникаров (Казан), "Ирекле тема" номинациясендә Яр Чаллыдан Тимур Трутнев һәм Кирилл Левин җиңделәр.
Кичә, 2016нчы елның 19нчы октябрендә, Казан радиомеханика көллияте базасында Junior Skills региональ чемпионатының I этабы кысаларында "Электроника" компетенциясендә үткәрелүче "Знатоки" бәйгесе тәмамланды.
Казан мәктәпләрендә "Футбол дәресе" үз эшен дәвам итә. Бу FIFA-2018 Дөнья чемпионаты Волонтерлар үзәге ярдәмендә тормышка ашырылучы "Россия-2018" оештыру комитеты проекты. Дәресләр 2015нче елның декабрендә "Буын-2018" программасы кысаларныдна үткәрелә башлады.
22-23нче октябрьдә «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү үзәге базасында VI республика яшь биологлар турниры узачак. Чарага Татарстан Республикасыннан һәм Чабаксар шәһәреннән 18 команда килер дип көтелә.
2016 нчы елның 13 нче октябрендә Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллиятендә Татарстан Республикасы гимназияләренең укучы балалар командалары арасында оештырылган татар халкының милли бәйрәме – “Сөмбелә” республика бәйгесе уздырылды. Бәйгедә Зәй районының Татар гимназиясе, Түбән Кама районының Муса Җәлил исемендәге 1нче гимназиясе, Баулы районының 4нче гимназиясе, Ютазы районының Урыссу гимназиясе, Мөслим гимназиясе, Минзәлә шәһәре гимназиясе командалары катнашты.
Кичә, 17нче октябрьдә, "Татар-информ" МА «Державин укулары» XII Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясенә багышланган пресс-конференция узды. 2015нче елда бу чара беренче тапкыр Казанда Идел буе федераль университеты мәйданчыгында үткәрелгән иде, ә хәзер инде конференция Гавриил Державинның ватанында даими үткәрелә дисәк тә була.