ЯҢАЛЫКЛАР


18
октябрь, 2016 ел
сишәмбе

2016нчы елның 26нчы сентябреннән 1нче октябренә кадәр педагогика көллиятләренең инновацион потенциалын үстерү, студентлар һәм мөгаллимнәрнең иҗади инициативасын киңәйтү, сайланган һөнәргә мәхәббәтне ныгыту максатыннан Лениногорск шәһәренең музыкаль-сәнгать педагогика көллиятендә "МӘКТӘП. УКЫТУЧЫ. СӘНГАТЬ" XV Бөтенроссия көллият һәм техникум студентлары һәм укытучыларының иҗади һәм укыту эшләре күргәзмәсе уздырылды.

Балаларда стоматологик авыруларны кисәтүгә юнәлгән   «Ее Величество Зубная щетка»  акциясе Казанның 24нче балалар бакчасында үткәрелде. Нәрсәләрне ашау файдалы һәм ничек дөрес итеп тешләрне чистартырга икәнен балаларга Казанның 5нче стоматологик поликлиникасы хезмәткәрләре һәм Казан дәүләт медицина академиясенең балалар стоматлогиясе һәм ортодонтиясе кафедрасы ординаторлары сөйләде. 


17
октябрь, 2016 ел
дүшәмбе

2016нчы елның 15нче октябрендә Саба районында Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләренең җәйге Спартакиадысы финалы уздырылды. Ярышларда бөтен республикадан килгән укытучылар, мәгариф идарәсе (бүлеге) җитәкчеләре һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы командасы көч сынашты. Ярышлар уздырганда районнар командалары ике төркемгә бүленде: укучылар 3500дән ким булган А төркеме һәм укучылары 3500дән артык булган Б төркеме. Каты көрәш нәтиҗәләре буенча А төркемендә 1нче урынга Мөслим районы, ә Б төркемендә Саба районы чыкты. 2 нче урынны Актаныш (А төркеме) һәм Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары командасы яулады. 3нче урында Кайбыч һәм Мамадыш районнары. 


14
октябрь, 2016 ел
җомга

Татарстанда 29нчы октябрьдә «Татарча диктант» акциясе узачак. Акциянең максаты – татар телендә хатасыз язарга өйрәнүгә омтылу, әдәби татар телен кулланучылар даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү мәсьәләләренә игътибарны арттыру. Һәр теләгән кеше диктант язуда катнашып татар телен белү дәрәҗәсен сынап карый ала.

 


13
октябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

13нче октябрьдә "Гадел яшәргә кирәк" балалар рәсем бәйгесенә һәм "Канун сагында, ришвәтчелеккә каршы" һөнәри белем бирү студентлары иҗади бәйгеләренә йомгак ясалды. җиңүчеләрнең исемнәре соңрак игълан ителәчәк.

Бәйгегә республикабызның мәктәп, гимназия укучыларыннан, көллият һәм техникум студентларыннан 450дән артык эш кабул итеп алынды.

Иртәгә, 13нче октябрьдә,"Казан Ривьерасы" комплексында "МастерОК" балалар йортында тәрбияләнүчеләрнең гамәли иҗатының өлкә буенча финал күргәзмәсе җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы була.  Балаларны Идел буе федераль округының балалар йортларына ярдәм итү һәм "Балачакны кайтару" ятим балаларны социаль яраклаштыру проекты кысаларында узучы  "МастерОК" бәйгесенең  мактаулы кунаклары: Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиленең урынбасары Андрей Чечеватов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлеева, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова һ.б. бүләклиячәк. 

Игътибар! "Белем дөньясы" тапшыруы хәзер атна саен ТНВ телеканалында җомга көнне 19.00дә чыга башлый. Мәгълүмати-аналитик тапшыру мәгариф системасындагы үзгәрешләр белән таныштыра, Татарстанда һәм чит төбәкләрдә милли мәгарифне үстерү, алдынгы тәҗрибәләр белән уртаклашуны, сәләтле балаларны барлау, сәламәт тормыш алып бару  һәм тагын  күп темаларны яктырта.

 

      

4-8нче октябрьдә Мәскәүдә "Юннат-2016" Бөтенроссия күргәзмә-бәйгесенең финалы уздырылды. Татарстан Республикасы данын бәйгедә 2нче гимназия укучысы, Алабуга районы Балалар экология һәм биология үзәге укучысы Алинә Гыйльмуллина яклады. Алинә "Йомыркаларның инкубациясен йорт шартларында тикшерү" темасы буенча хезмәт яклады һәм "Шәхси ярдәмче һәм умарталык хуҗалыгы" номинациясендә 3нче урын яулады.


12
октябрь, 2016 ел
чәршәмбе

6нчы октябрьдән 9нчы октябрьгә кадәр "Россия укучылары хәрәкәте"нең Татарстан бүлегенең II слеты узды. Анда 50 пилот мәктәптән укучылар һәм оештыручы педагоглар катнашты.

"Россиянең педагог-психологы"-2016 Бөтенроссия бәйгесенә йомгак ясалды. Ул Сочи шәһәрендә 3нче октябрьдән 11нче октябрьгә кадәр уздырылды. Татарстан данын "Педагог-психолог-2016" бәйгедә Казанның Совет районындагы 72нче мәктәбенең педагог-психологы Мәдинә солтанова яклады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International