Бүген Казанның 177 нче лицеенда, яңа уку елы башланыр алдыннан, сак хезмәтенең гадәттән тыш очракта оператив һәм дөрес итеп эшләргә әзерлеген тикшерделәр. Өйрәнүләрдә Росгвардия, Эчке эшләр министрлыгы һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре катнашты.
Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе «Лето» торак комплексында төзелә торган 123 нче лицейны сафка бастыру белән бәйле хәлгә ачыклык кертте.
Түбән Кама районының «Заря» лагеренда 100дән артык бала «Аҗаган» хәрби-патриотик уенында катнашты. Аларның 10 сы - җирле балалар йорты тәрбияләнүчеләре.
Нармонка авылында капиталь ремонттан соң авыл мәдәният йорты ачылды. Һәм «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе узды, дип хәбәр иттеләр муниципалитетның матбугат хезмәтендә.
Татарстан Республикасының гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеше өчен премия бирү комитеты бүгенге көннән (26 августтан) аны алырга теләүчеләрдән документлар кабул итә башлады.
Россия мәгариф министры Сергей Кравцов һәм Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы Александр Куренков мәгариф оешмалары хезмәткәрләренең бөтенроссия террорчылыкка каршы укулары башлануы турында игълан иттеләр. Чара РФ Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча оештырылды.
“Знание.Первые” марафоны 26 сентябрьдә башлана. Бу көнне программа Россиянең унбер шәһәрендә ачылачак.
Татарстанда яшь укытучыларга комплекслы ярдәм итүгә 1 миллиард сумнан артык акча бүленәчәк.
Яңа уку елы башына Сферум коммуникация хезмәте һәм Дзен мәгълүмат платформасы россиялеләрдә мәктәп тормышының нинди әйберләре һәм детальләрен истә калдырулары н ачыклау өчен тикшеренү уздырган. Аналитиклар хәзерге заман укучыларының, шулай ук 2010, 2000 һәм 1990 еллар буыннары вәкилләренең мәктәп нәрсә белән ассоциацияләнүен сөйләделәр.
Чаллыда, Мәләкәс арты микрорайонында, 1,2 мең урынлык заманча мәктәп төзелә. Проектны башта 2027 елда гына тапшырырга планлаштырганнар, әмма эшләр графиктан алда бара, дип хәбәр итте муниципалитетның матбугат хезмәте социаль челтәрләрнең берсендә рәсми аккаунтта.