ЯҢАЛЫКЛАР


5
март, 2014 ел
чәршәмбе
Мәктәпләрдә башлангыч, төп һәм урта гомумбелем бирү программаларын гамәлгә ашырганда файдаланырга тәкъдим ителгән дәреслекләрнең Федераль исемлеге ике тапкыр кыскарачак. Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы дәреслекләр буенча фәнни-методик совет анда 1369 басманы кертергә тәкъдим итте.
2014 нче елның 4 мартында ятим балаларны тәрбиягә алган гаиләләрне әйдәп бару хезмәте барлыкка китерү һәм оештыру максаты белән ДБББУ нигезендә “Бөгелмә балалар йорты”нда семинар булып узды. Әлеге чараны ТР Мәгариф һәм Фән Министрлыгы оештырды.
1 марттан Татарстан мәктәпләрендә туган телләрне өйрәнү өчен өстәмә сәгатьләр кертелде.
25 апрельдән 6 июньгә кадәр республика җитәкчелеге Чехиядә “Прага мәктәбе “Сәләт” белем бирү мәктәбе оештырырга җыена. Ни өчен аны нәкъ менә шунда үткәрергә булганнар? Анда яшьләр нәрсә белән шөгыльләнәчәк? Моннан берничә ел элек безнекеләр ул җирлектә белем биреп караган булган. Аның нәти¬җә¬ләре уңышлы дип табылган.

4
март, 2014 ел
сишәмбе
Бүген Казан ратушасында “Казанның иң яхшы ел укытучысы-2014” һөнәри осталык шәһәркүләм конкурсында җиңүчеләрне котлау тантанасы узды.
Бу конкурска,традиция буенча, Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан нәтиҗә ясала. Казан мэры Илсур Метшин билгеләп узганча, конкурс номинацияләре саны да, шулай ук катнашучылар да арта.
28 нче февраль көнне Лесхозның “Нарат” боз сараенда мәктәп укучыларының I Спартакиадасы кысаларында тимераякта узышу ярышының республика этабы булып үтте.
Быел барлык тугызынчы сыйныфны тәмамлаучылар татар теленнән мәҗбүри тест үзачак. Татарстан Мәгариф һәм фән министры Энгель Фаттахов әнә шундый эчтәлектәге боерык имзалады.
Татарстанда быел 11нче сыйныфны – 20 мең, ә 9нчы сыйныфны 36 меңнән артык укучы тәмамлый. Укучылар нинди сынау бирәсен 1 мартка кадәр ачык¬лап бетерергә тиеш.
Дүшәмбе, 3 март көнне Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү институты ректоры вазифаларын Равил Хәмитов башкара башлады.

3
март, 2014 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы Халыкара туган тел декадасы кысаларында Татарстан Язучылар берлеге һәм Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре белән берлектә 2014 нче елның 27 нче февралендә Буа муниципаль районы академик Р.З. Сәгъдиев исемендәге гомуми урта белем мәктәбендә “Киләчәге бар милләт без, Шәхесләргә бай милләт без” исемле II республика фәнни – гамәли конференциясе уздырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International