ЯҢАЛЫКЛАР


2
октябрь, 2013 ел
чәршәмбе
29 сентябрь - Россия күләмендә Машина төзүчеләр көне буларак билгеләп үтелә. Татарстанда исә әлеге төр белгечләрне мәктәп бусагасыннан ук әзерли башлыйлар.
Татарстанның оешма һәм предприятиеләренә югары квалификацияле белгечләр әзерләү өчен мәктәп һәм югары уку йортлары биргән белем генә җитми. Киләчәктә республика көндәшлеккә сәләтле кадрлар белән тәэмин ителсен өчен мәгариф процессында эш бирүчеләрнең, ягъни төрле компания вәкилләренең катнашуы да зарур.

1
октябрь, 2013 ел
сишәмбе
Ни өчен Казанда Урта Азия халыкларына сәеррәк карыйлар? “Әлеге мөнәсәбәт кешенең үзеннән тора, – ди КФУның юридик факультеты студенты, Чит ил студентлары ассоциациясе рәисе Данияр Иманалиев. – Кеше чит илдән килгәннәргә үз карашын үзгәртергә телиме? Әгәр теләсә, без нәрсә эшләгәнебезне күрсәтә алабыз. Бу вакытта мәдәниятләр белән алмашу да булыр иде. Без бит, россиялеләр кебек, шундый ук кешеләр. Өстенлекләребез дә, кимчелекләребез дә бар. Алар бит нинди милләттән булуыңнан тормый”.

27
сентябрь, 2013 ел
җомга
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Энгель Фәттаховның ТР Премьер-министры урынбасары –мәгариф һәм фән министры итеп билгеләнүенә кагылышлы Указны имзалады

Әстерхан өлкәсенең Татар Башмагы укучыларын мәктәпкә бармак эзләрен тикшермичә кертмиләр. Аларга уку йортына үткәнче махсус төймәгә басарга туры килә. Әлеге җайланма электрон пластик карталар кебек балаларның иминлеген тәэмин итәргә булыша.

Мәктәпкә кергәндә турникет тора. Укучылар, мәктәп хезмәт­кәрләре махсус тәрәзәгә бармак­ларын куярга тиеш. Компьютер системасы кешенең исем-фа­ми­лиясен, сыйныфын ачыклый. Әгәр мәгълүматлар белән туры килә икән, яшел ут яна. Компью­терның хәтер сандыгында уку­чы­ларның баш һәм имән бар­мак­ларының эзләре саклана. Ике кулныкы да. Монысы бер кул җә­рәхәтләнгән очракта укучы мәк­тәпкә кермичә калмасын өчен эшләнгән. Авыл мәктәбе өчен мондый җайланмалар кирәк ми­кән дигән сорау да туа. Быелгы уку елында ачылган өч катлы яңа мәктәптә тәҗрибә үткәреп карарга булганнар. Әти-әниләр “смс” аша баласының ничә сумлык ашаганын, сәгать ничәдә автобуска утырганын да белә ала.

Моннан 9 ел элек халыкара фәнни-гамәли конференциядә, талантсыз шәхесләр юк, аларны күрә һәм тәрбияли белергә генә кирәк, талантларны махсус мәктәпләрдә туплау конструктив юнәлеш була алмый, җәмгыятьне касталарга тарката, сәләтле укучыларны “конфискацияләү” гади мәктәпләрне зәгыйфьләндерә, дип чыгыш ясаган идем. “Еретик абзыегыз”ның измәсен изәргә тырышучылар шактый булды.
Балалар бакчасында нәниләр раскладушкаларда йоклаган заманнар үткәндә калды дисәң, бу бер дә алай түгел икән. Совет чорында яшәп калган мәктәпкәчә тәрбия йортлары республикабызның авыл һәм район җирлегендә генә түгел, башкалабыз Казанда да шактый.
Кечкенә чакта үзем шундый бер иске генә (хәер, ул вакытта әле ул яңа булган икән!) балалар бакчасына йөрдем. Уен бүлмәсе дә, йокы бүлмәсе дә бергә иде безнең. Төшке йокы вакыты җиткәч, “караватлар” җәя идек. Аларның уңайсызлыгы әле хәзер дә хәтеремдә.
Районның мәгариф белгечләре бу җәһәттән белем бирү учреждениеләре эшчәнлеген камилләштерү проблемасына тукталды
Кама Тамагы татар урта мәктәбендә гомумбелем бирү мәктәпләре директорлары, тәрбия эше буенча директор урынбасарлары, сыйныф җитәкчеләренең мәктәп методик берләшмәсе җитәкчеләре, үзәк район сырхауханәсе, полиция бүлекчәсе, ЦСОН хезмәткәрләре катнашында үткәрелгән киңәшмә балигъ булмаганнар арасында наркотик һәм психотропик матдәләр куллану һәм таратуны кисәтү буенча белем бирү учреждениеләре эшчәнлеген камилләштерү проблемасына багышланган иде.

26
сентябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
24 сентябрь Подольскида “Россиянең ел укытучысы-2013” бөтенроссия конкурсы ачылышы тантанасы узды.
Конкурс финалында төбәк конкурсларында җиңү яулаган 79 укытучы катнаша.

25
сентябрь, 2013 ел
чәршәмбе
Казанда татар бакчалары бармы? Юк. Хәзер татар дигән сүз кәгазьдә генә бит ул. Мондый сүзләрне еш ишетергә туры килә. Без баш¬калабыз бакчаларында татар теленең торышы бе-лән кызыксынырга булдык.
«Уку елы башланып күп тә үтмәде, сыйныф җитәкчесе балаларга ихтыяри-мәҗбүри теләген әйтте – принтер кирәк икән аңа. 8 Мартка да, туган көнемә дә бүләгегез шул булыр, дигән ул. Акча җыя башладык инде», – дип, хезмәттәшем мәктәп яңалыклары белән уртаклашты. Мондый хәбәрләргә аптырамыйбыз инде хәзер. Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, үзләре белдергәнчә, бар көчләрен куеп, белем бирү йортларында акча җыюларга каршы көрәш алып барсалар да, әлеге проблеманың тамырына балта чабылачагы юк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International