ЯҢАЛЫКЛАР


12
сентябрь, 2012 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы КФУның Филология һәм сәнгать институты белән берлектә 9-11 сыйныф укучылары арасында "Татарга тылмач кирәк!" дип исемләнгән бәйге үткәрә. Бәйге һәр укучы өчен дә ачык.

6
сентябрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе
РФ мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтенең быел 29 августта кабул иткән 3499-10 нчы күрсәтмәсе белән, бердәм дәүләт имтиханнары (БДИ) тарихында беренче тапкыр буларак, яңа уку елы алдыннан ук БДИның барлык предметлары буенча минималь баллар саны билгеләнгән
ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов мәктәпләрдә дәреслекләр булмау трындагы Казан хокук саклаучыларының гаризасын кире какты
Татарстанда кечкенә авыллардан база мәктәпләренә балаларны йөртүче 617 мәктәп автобусы ГЛОНАСС һәм ГЛОНАСС/GPS терминаллары базасында спутник навигациясенең заманча системалары белән җиһазланган

5
сентябрь, 2012 ел
чәршәмбе
Ел ахырына РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы илдәге нәтиҗәсез эшләүче вузларның исемлеген барлап, аларны яңарту программасын эшләргә тиеш. Ә инде 2013 елда кирәксез дип табылган уку йортларын берләштерүгә керешәчәкләр.

4
сентябрь, 2012 ел
сишәмбе
Татарстанда яңадан мәктәптә татар телен өйрәнүгә бәйле рәвештә җәнҗал купты: Түбән Кама шәһәрендә яшәүче Виктория Можарова дигән ханым үз балаларының татар телен укуларына каршы.

3
сентябрь, 2012 ел
дүшәмбе
Яңа уку елында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәпләрне дәреслекләр белән тәэмин итүнең яңа ысулын тапкан. “Электрон мәгариф” системасында “Дәреслекләрнең электрон фонды” бүлеген булдырып, китапханәләрдә 600 мең уку әсбабының тузан җыеп ятуын ачыклаган. Әлеге дәреслек-ләр китапка кытлык кичерүче белем бирү учреждениеләренә тапшырылачак.
Капиталь ремонттан соң ачылган 27 нче гимназиядә беренче кыңгырау чыңы яңгырады. Тантаналы линейкада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, шулай ук ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин һ.б. катнашты.
Казан федераль университеты базасында махсус IT-лицей ачылды. Бу - якын киләчәктә республикада инновацион технологияләр өлкәсе белгечләре, әлеге юнәлеш буенча профессионаллар бермә-бер артачак, дигән сүз

31
август, 2012 ел
җомга
Кадерле балалар, укучылар һәм студентлар! Хөрмәтле педагоглар һәм ата-аналар!
Чын күңелдән 1 сентябрьдә яңа уку елы башлану һәм белем көне уңаеннан котлаулар һәм иң изге теләкләрне кабул итегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International