ЯҢАЛЫКЛАР


31
август, 2012 ел
җомга
1 сентябрь - Белем көнендә Татарстанның барлык уку йортларында традицион “Батырлык дәресе” түгел, ә "Казан-2013" Башкарма дирекциясе тарафыннан оештырылган "Универсиада дәресе" узачак. Россия киңлекләрендәге белем учакларының кайсыларында “Тынычлык дәресе”, кайберләрендә “Белем дәресе” үткәреләчәк

29
август, 2012 ел
чәршәмбе
Алар ярдәмгә мохтаҗ балаларга мәктәп-кирәк яраклары тутырылган портфельләр өләште, мәктәпләрне ремонтлауга өлеш кертте
28-29 август көннәрендә татарстанлылар мәгариф мәсьәләләренә багышланган “кайнар линия”гә шалтырата ала.

28
август, 2012 ел
сишәмбе
Яңа уку елында 37 меңнән артык баланың беренче сыйныфка укырга баруы көтелсә, шуларның 6 мең 132 се, ягъни 16,9 проценты ярдәмгә мохтаҗ. Алар “Мәктәпкә әзерлә¬нергә ярдәм ит!” акциясе кысаларында уку кирәк-ярак¬лары белән тәэмин ителәчәк.
Тукай муниципаль районында яңа уку елында мәктәпләрдә белем алачак 2920 бала өчен тиздән белем учаклары үз ишекләрен ачачак. 288 укучы уку йортлары бусагаларын беренче мәртәбә атлап керә, дип хәбәр итә “Якты юл” газетасы.
“Укытучы-тикшеренүче” бәйгесе белем бирү системасын яңартып кору буенча “Киләчәк” стартегиясен икенче этабында каралган чараларны тормышка ашыру кысаларында узды.
Казан мәктәпләрен яңа уку елына әзерләү чорында балаларның куркынычсызылыгы мәсьәләсенә игътибар зурдан булды. Барлык гомумбелем бирү учреждениеләре дә физик сакчылык ягыннан тәэмин ителде, 165 мәктәп “хәвефлек төймәсе”системасына кертелде, 50 мәктәп видеокүзәтү системасы белән җиһазландырылды.
Яңа уку елында Казан мәктәпләре бусагасын 11 меңгә якын беренче класс укучысы тәүге тапкыр атлап керә. Гомумән алганда, шушы уку елында 102 меңнән артык укучы белем алачак, шул рәвешле, һәр класста уртача 24 бала исәпләнә.
Спас муниципаль районында агымдагы елда мәгариф объектларының янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатында 2,5 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Күзәтү эше бүлеге җитәкчесе Сергей Шалашов хәбәр итүгә караганда, бу акча барлык объектларда автомат янгын сигнализациясен һәм хәбәр итү һәм кешеләрне эвакуацияләү белән идарә итү системаларын ремонтлау һәм хезмәт күрсәтүгә тотылган.
Нурлат муниципаль районында гомумбелем бирү учреждениеләрен капиталь ремонтлау буенча Республика программасында катнашкан 4 мәктәпнең барысында да ремонт эшләре төгәлләнде, дип хәбәр итә “Дуслык” хәбәрчеләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International