ЯҢАЛЫКЛАР


4
сентябрь, 2012 ел
сишәмбе
Татарстанда яңадан мәктәптә татар телен өйрәнүгә бәйле рәвештә җәнҗал купты: Түбән Кама шәһәрендә яшәүче Виктория Можарова дигән ханым үз балаларының татар телен укуларына каршы.

3
сентябрь, 2012 ел
дүшәмбе
Яңа уку елында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәпләрне дәреслекләр белән тәэмин итүнең яңа ысулын тапкан. “Электрон мәгариф” системасында “Дәреслекләрнең электрон фонды” бүлеген булдырып, китапханәләрдә 600 мең уку әсбабының тузан җыеп ятуын ачыклаган. Әлеге дәреслек-ләр китапка кытлык кичерүче белем бирү учреждениеләренә тапшырылачак.
Капиталь ремонттан соң ачылган 27 нче гимназиядә беренче кыңгырау чыңы яңгырады. Тантаналы линейкада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, шулай ук ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин һ.б. катнашты.
Казан федераль университеты базасында махсус IT-лицей ачылды. Бу - якын киләчәктә республикада инновацион технологияләр өлкәсе белгечләре, әлеге юнәлеш буенча профессионаллар бермә-бер артачак, дигән сүз

31
август, 2012 ел
җомга
Кадерле балалар, укучылар һәм студентлар! Хөрмәтле педагоглар һәм ата-аналар!
Чын күңелдән 1 сентябрьдә яңа уку елы башлану һәм белем көне уңаеннан котлаулар һәм иң изге теләкләрне кабул итегез!
1 сентябрь - Белем көнендә Татарстанның барлык уку йортларында традицион “Батырлык дәресе” түгел, ә "Казан-2013" Башкарма дирекциясе тарафыннан оештырылган "Универсиада дәресе" узачак. Россия киңлекләрендәге белем учакларының кайсыларында “Тынычлык дәресе”, кайберләрендә “Белем дәресе” үткәреләчәк

29
август, 2012 ел
чәршәмбе
Алар ярдәмгә мохтаҗ балаларга мәктәп-кирәк яраклары тутырылган портфельләр өләште, мәктәпләрне ремонтлауга өлеш кертте
28-29 август көннәрендә татарстанлылар мәгариф мәсьәләләренә багышланган “кайнар линия”гә шалтырата ала.

28
август, 2012 ел
сишәмбе
Яңа уку елында 37 меңнән артык баланың беренче сыйныфка укырга баруы көтелсә, шуларның 6 мең 132 се, ягъни 16,9 проценты ярдәмгә мохтаҗ. Алар “Мәктәпкә әзерлә¬нергә ярдәм ит!” акциясе кысаларында уку кирәк-ярак¬лары белән тәэмин ителәчәк.
Тукай муниципаль районында яңа уку елында мәктәпләрдә белем алачак 2920 бала өчен тиздән белем учаклары үз ишекләрен ачачак. 288 укучы уку йортлары бусагаларын беренче мәртәбә атлап керә, дип хәбәр итә “Якты юл” газетасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International