ЯҢАЛЫКЛАР


11
ноябрь, 2011 ел
җомга
2011 елның 11 нче ноябрендә Казан федераль университетында “Карагыз, бу - НАНО” нанотехнологияләр күргәзмәсен ачу тантанасы үтәчәк.

10
ноябрь, 2011 ел
пәнҗешәмбе
EF Education First компаниясе EF Global English Challenge тестларын үткәрә.

Әлеге бәйге кысаларында һәр укытучы сайтта теркәлә һәм үзенең укучыларының инглиз теленнән белемнәрен онлайн режимда бушлай тикшереп карый ала.
“100 талантлы авыл баласы - 2011” республика социаль акциясе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы 2011 елның 11 нче ноябре көнне Казанда “Корстон” сәүдә-күңел ачу үзәгендә үтәчәк.
Дмитрий Медведев мәктәпләрнең территориаль яктан ачык булулары турында законга кул куйды. Ягъни, мәктәпкә укырга керергә язылган вакытта анда укырга керергә күрше йортларда яшәүчеләрнең хокуклары зуррак булачак. Кайсы йортларның әлеге мәктәпкә каравы һәм аларның мәктәптән ераклыгы турында мәгълүматны ззерләү муниципалитетларга йөкләнәчәк.

9
ноябрь, 2011 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы мәктәп укучылары “Компьютерда 3D-модельләштерүнең киләчәк осталары” Халыкара яшьләр бәйгесендә берьюлы берничә призлы урын алды.
3 нче ноябрь көнне Яр Чаллы шәһәре Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернатында Габдулла Тукай елына багышланган “Яшьләр фәнни эзләнүдә” республикакүләм фәнни-гамәли конференциясе узды.
Россия Президенты Дмитрий Медведев “Югары һәм вуздан соң һөнәри белем алу турында” законына вузларның попечитель советларына уку йорты җитәкчелеге һәм хакимият вәкилләре белән беррәттән эш бирүчеләр һәм студентларны кертергә мәҗбүр итә торган үзгәрешләргә имзасын куйды, дип хәбәр итте сишәмбе көнне Кремль матбугат хезмәте.
2011 елның 7 нче ноябрендә Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы узды.

8
ноябрь, 2011 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы Прокуратурасы мәгариф турындагы закончылыкны үтәү, шул исәптән белем бирү эшчәнлеген лицензияләү, белем алуның ачык һәм бушлай булуын тәэмин итү, бюджеттан тыш акчаларны җәлеп итү буенча тикшерү уздырды.

Үткәрелгән тикшерүләр барышында белем бирү учреждениеләре эшчәнлегендә белем бирү эшчәнлеген лицензияләү турында законнарны бозулар ачыкланды.
Дәүләт думасы дәүләтнеке булмаган вузларны бюджеттан финанслау тәртибен билгели торган закон проектын өченче укуда кабул итте. Совет Федерациясе тарафыннан расланып документка Президент кул куйганнан соң, вузлар студентларны бюджет урыннарына кабул итү хокукын алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International