Бүген Россия буенча мәҗбүри дәүләт имтиханының икенчесе – рус теленнән имтихан үтә. Татарстанда бу фән буенча БДИ үтү өчен 15 мең 917 кеше гариза бирде.
8нче июньдә Мәскәүдә Россия Федерациясенең яшь гражданнарына паспорт тапшыру тантанасы була.
Әңгәмәгә “Безнең яңа укытучы” грантына дәгъва кылучы 373 укытучы: 5нче июньдә – Яр Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләреннән, 6нчы июньдә – Татарстанның муниципаль районнарыннан, 7нче июньдә Казан шәһәреннән чакырылган.
Мәҗбүри дәүләт имтиханының икенчесе – рус теленнән имтихан 2018 елның 6нчы июнендә үткәрелә. Татарстанда бу фән буенча бердәм дәүләт имтиханында 15 917 кеше, дәүләт чыгарылыш имтиханында 290 кеше катнаша.
Вера Герасимова Бөтенроссия фәнни-гамәли киңәшмәсендә “Белем бирү даирәсендә кешенең үз-үзен тотышында бәйлелекне булдырмау системасының алымнарын һәм шартларын камилләштерү” темасына чыгыш ясады.
Бүген Татарстанда 9нчы сыйныфны тәмамлаучы 36710 укучы математика фәненнән мәҗбүри ТДИ бирә. Имтихан 3 сәгать 55 минут дәвам итә.
Профиль сменасы «Костер» республика балаларны сәламәтләндерү-белем бирү үзәгендә уза. Ачылу тантанасы башланганчы Рәфис Борһанов лагерьның торак корпусларын карады, әйдаманнар һәм балалар белән аралашты.
Сайлап алу бәйгесендә турыдан-туры катнашу өчен 50 катнашучы билгеле булды.
Бердәм дәүләт имтиханнарының төп чоры 4нче июньдә тарих һәм химия фәннәре буенча имтиханнар белән дәвам итә. Тарих буенча имтиханда катнашу өчен 133 мең кеше гариза бирде. Шуларның 131 меңгә якыны быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары.
Агымдагы елнын 3 – 7нче июнь көннәрендә Казанда рус теленнән туган теле рус теле булмаган укучылар өчен V Халыкара олимпиада уза.