ЯҢАЛЫКЛАР


27
апрель, 2026 ел
дүшәмбе

В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновация университетында Александр Михайлович Родченко исемендәге Бөтенроссия дизайн олимпиадасын ябу тантанасы узды.

Казанның Совет районында «Сәләтле бәләкәч» балалар иҗаты фестиваленә йомгак ясалды, анда 300дән артык нәни үз сәләтен күрсәтте. 

Казанның махсуслаштырылган уку-фәнни үзәге — IT-лицейның «Шашлык» командасы мәктәп укучылары һәм көллият студентлары арасында викториналар буенча «Знание.Игра» турнирының финалына узды, дип хәбәр итте оештыручылар.

Казан федераль университетында «Реклама һәм җәмгыять белән элемтәләр» юнәлеше буенча «Мин – профессионал» Бөтенроссия олимпиадасының финалы башланды.

Май аенда «Кыңгырау чыңы урынына көйләр» Бөтенроссия проекты кысаларында мәктәп кыңгырауларын Бөек Ватан сугышына һәм аның геройларына багышланган музыкаль композицияләр алыштырачак.

Чара «Абилимпикс» чемпионатының төбәк этабы кысаларында, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә, «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының «Профессионалитет» федераль проекты нигезендә узды.

24 апрельдә Казан шәһәре Идел буе районының 25нче «Балаларны үстерү үзәге — балалар бакчасы» базасында Россиядә Халыклар бердәмлеге елына һәм Мәктәпкәчә белем бирү елына багышланган «Цифрлы чорда балачак антропологиясе һәм мәдәниятара диалог» халыкара фәнни-гамәли конференциясе узды.

Минзәлә интернат-мәктәбе хезмәткәрләре һәм тәрбияләнүчеләре, директор Н. З. Гыйльфанов җитәкчелегендә, хәрби госпитальгә барып концерт куйдылар. Госпитальдә махсус хәрби операциядә катнашучылар, Бөек Ватан сугышы ветераннары, сугыш чоры балалары, махсус хәрби операциядә һәлак булган сугышчыларның тол калган хатыннары, ветераннарга тиңләштерелгән затлар һәм концлагерь тоткыннары дәвалана.

Мордовия Республикасының Саранск шәһәрендә сукырлар спорты буенча Бөтенроссия җәйге балалар-яшүсмерләр спартакиадасы узды.

Россия Мәгариф министрлыгы илебез мәктәпләрендә дәрестән тыш эшчәнлекнең тормышка ашырылуына мониторинг үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International