ЯҢАЛЫКЛАР


29
апрель, 2013 ел
дүшәмбе
26 апрель Казанның “Корстон” кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында “Ел укытучысы-2013” республика бәйгесе җиңүчеләре игълан ителде. Беренче, икенче һәм өченче урын ияләреннән тыш, төрле номинацияләр буенча җиңү яулаган 10 мөгаллим һәм 7 лауреат билгеләп үтелде.
26 апрель Казанның “Корстон” кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында “Татарстанның ел укытучысы-2013” конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.
Казанда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында мәгариф учреждениеләрендә ата-аналардан акча җыю очраклары арту белән бәйле киңәшмә узды.
Э.Фәттахов сүзләренә караганда, киләсе уку елында дәреслекләр белән проблема булмаячак. Казан шәһәре методика үзәге директоры Р.Шәяхмәтова Татарстан мәгариф учреждениеләренә эш дәфтәрләре сатып алмау тәкъдиме белән чыкты, чөнки алар укучыларны дәреслекләргә бәйле итә, дип аңлатып үтте ул.

Бүгенге чор татар балалар шагыйрьләре иҗатын өйрәнү, пропагандалау, укучыларны китап белән кызыксындыру, 2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасын тормышка ашыру максатыннан 11-12 нче апрель көннәрендә Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы “Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат” дәүләт автоном гомумбелем учреждениесе базасында «Туган телем – шагыйрләр теле» Республикакүләм фәнни-эзләнү конференциясе узды.
Бүген Татарстанда бер төркем укучылар Бердәм дәүләт имтиханын вакытыннан алда тапшыруны дәвам итте. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, биологиядән – 17, җәмгыять белеменнән – 8, физикадан 3 укучы сынау тапшырырга теләк белдергән.
Быел Кайбыч районында 103 чыгарылыш класс укучысы бердәм дәүләт имтиханнары тапшырачак. Аларга узган ел мәктәпне тәмамлаган тагын бер укучы килеп кушылачак

25
апрель, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Казанның 39 нчы мәктәбендә 22 апрельдә “Татарстан Республикасының иң яхшы 2013 нче ел укытучысы” конкурсының республика этабы тантаналы шартларда башланып китте. Әлеге бәйгене ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы “Мәгариф” илкүләм өстенлекле проекты кысаларында оештыра.
Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбе үткәргән беренче район фәнни-гамәли конференциясенең “Эзләнү” дип аталуы юкка гына түгел: укучылар җитәкчеләре белән берлектә фәнни эзләнүләр алып бара. Табышлары мактанырлык – проектларның кайберләрен инде бүгеннән үк эшкә җигәргә мөмкин

22
апрель, 2013 ел
дүшәмбе
Татарстан мәгариф министры алга таба да татар һәм рус телләренең тигез күләмдә укытылачагын, рус балаларын татарчага өйрәткәндә күбрәк аралашуга игътибар биреләчәген, махсус интернат-гимназияләрдә сәләтле балалар белем алачагын, Башкортстан белән хезмәттәшлек ныгытылачагы турында белдерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International