ЯҢАЛЫКЛАР


2
февраль, 2021 ел
сишәмбе

Парламент дәресләре Татарстан мәктәпләрендә Туган телләр һәм халык бердәмлеге елын багышлаячак. Бу хакта бүген ТР Халыклар дуслыгы йортында узган тантаналы чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе һәм ТР Халыклар ассамблеясе советы башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин белдерде.

Бер ел эчендә Казан мәктәпләрендә урнаштырылган 20 фандомат 6 тонна чиста калдык кабул иткән. Бу хакта «Ростех» дәүләт корпорациясенә кергән «РТ-Инвест» компаниясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Россиянең махсус мәктәпләре: үсеш векторы»  –  Россия мәгариф министрлыгының» «Вестник образования»  электрон журналының гыйнвар саны темасы әнә шундый. Бүгенге көндә илдә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән һәм инвалид саналган 1 млн 700 меңнән артык укучы исәпләнә. Шул ук вакытта сәламәтлек торышына карамастан, барлык балаларга да сыйфатлы белем бирелә. Мондый балалар инклюзив, шулай ук җайлаштырылган белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы махсус белем бирү оешмаларында да укый ала. Бу хакта укучыларга мөрәҗәгатендә Россия Федерациясе мәгариф министры урынбасары Денис Грибов сөйләде.

Конкурс язучы И.А. Крыловның әдәби мирасын популярлаштыру, аның иҗатына кызыксынуны үстерү һәм Татарстан Республикасы гражданнарының укыту-танып-белү эшчәнлеген стимуллаштыру максатыннан үткәрелә.


1
февраль, 2021 ел
дүшәмбе

Алабуга Фәнни коллаборация йортында (ДНК) бер ел эчендә йөздән артык технология укытучысының осталыгын арттыра алачаклар. Бу хакта журналистларга Казан федераль университетының Алабуга институты профессиональ белем бирү теориясе һәм методикасы кафедрасы мөдире һәм берүк вакытта үзәк директоры Лилия Латыйпова сөйләде.

«Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасының  – «Киләчәк укытучысы. Студентлар» яңа бөтенроссия проектлар һөнәри конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү тәмамланды. Татарстан Республикасының 200ләп студенты ярышларның дистанцион этабында катнашачак. Конкурсның studtrek.ru сайтында  барлыгы 12 118 кеше теркәлгән. Конкурс Россия Федерациясе мәгариф министрлыгы ярдәме белән үткәрелә һәм «Мәгариф» илкүләм  проекты кысаларында тормышка ашырыла.

29 гыйнвар көнне Балтач районында О.Н. Исаев исемендәге Иске Күшкәт гомумбелем бирү мәктәбендә «Укыту-тәрбия процессында этнокультура компонентын гамәлгә ашыру» темасына белем бирү оешмалары тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының семинары үтте. Чара Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын ачу кысаларында оештырылды.

27 гыйнварда Казанда Россия Герое Марат Әхмәтшин исемендәге аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле 113нче татар-рус урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Тарихның данлы сәхифәләре. Геройлар мәктәпләре” проектларының IV республика конкурсның йомгаклау этабы үтте.

28 гыйнвар көнне В.Д. Поташов  исемендәге техник колледж базасында метрология, стандартлаштыру һәм сертификацияләү буенча республика олимпиадасы узды.

Кукмарада балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр өчен районның үткәненә сәяхәт оештырылды. Чараны туган телләр һәм алык бердәмлеге елына багышладылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International