ЯҢАЛЫКЛАР


29
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

«ТИСБИ» Идарә университетының булачак студентлары ике диплом алачак. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында сөйләячәкләр. 

2018 елның 26 - 28нче ноябрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Республика олимпиада үзәге» дәүләт автоном белем бирү учреждениесе тарафыннан "Дуслык” сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында Татарстан Республикасының  “кадет мәктәбе”, “кадет интернат-мәктәбе " дигән махсус исеме булган гомуми белем бирү оешмаларының 7 - 11нче сыйныф укучылары арасында җәмгыять белеме буенча “Ватанга хезмәт итәм! Халыкка хезмәт итәм!” республика олимпиадасы узды.

Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрүнең шәхескә юнәлдерелгән  моделен гамәлгә ашыру кысаларында 2018 елның 12нче ноябреннән 6нчы декабренә кадәр «Татарстан Республикасында Электрон белем бирү» мәгариф порталында квалификация күтәрү турында электрон документ (таныклыклар) бирүне апробацияләү үткәрелә.


28
ноябрь, 2018 ел
чәршәмбе

«Роналд Макдоналд йорты» Хәйрия фондының региональ физкультура-сәламәтләндерү программасы хезмәткәрләре Илья Бурый һәм Светлана Ростикова Балалар Республика клиник хастаханәсе территориясендә урнашкан «Роналд Макдоналд йорты» гаилә кунакханәсендә 2 семинар үткәрделәр.

"АК Бүре” спорт комплексында “Роналд Макдоналд йорты" Хәйрия фонды һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 60 бала өчен «Игелек спорты» дигән спорт бәйрәме үткәрделәр.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстан Республикасында мәгариф һәм фән темасын иң яхшы яктыртучы журналист эшләренең V Республика бәйгесенә гаризалар кабул итүне төгәлли!


27
ноябрь, 2018 ел
сишәмбе

Татарстанда 16 - 22 яшьлек WorldSkills Russia төбәк чемпионатында җиңүчеләр саны буенча Казан алда бара.

Болгариядә информатика буенча X Халыкара көзге турнирда россиялеләр 29 медаль яулады: 11 алтын, 8 көмеш һәм 10 бронза. Татарстанлылар 3 алтын һәм 6 бронза медаль алып кайтты.

2018 елның 23нче ноябрендә Бөгелмә шәһәренең 16 нчы номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбендә рус теле дәресендә укытучының укучы адресына әдәпсез сүзләр әйтү очрагы  уңаеннан, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы түбәндәгеләрне хәбәр итә:

Әлеге вакыйга педагогик этиканы тупас бозу булып тора. Әлеге вакыйга уңаеннан, ата-аналар җыелышында һәм мәктәпнең педагогик советында фикер алышу үткәрелде. Мәктәп директоры боерыгы белән педагогка дисциплинар җәза бирелде.

Ел саен үткәрелә торган «Талантларны ачу» республика форумында Татарстанда яшьләрне үстерү, эшкә урнаштыру һәм тормышта үз урыннарын табу  өчен шартлар тудыру мәсьәләләре хакында фикер алышачаклар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International