13 августта Татартсанда “Белем” Мәгариф музеен ачу тантанасы Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, ТР Халык укытучылары һәм педагогик хезмәт ветераннары катнашында КФУда узачак.
2025 елның 12 августында Түбән Камада Түбән Кама химия-технология институты базасында химия укытучыларының «Хәзерге заман белем бирүе шартларында химик белем бирү: стратегияләр, өстенлекләр һәм бурычлар» темасына I Форумы була.
Татарстанда бакалавриат, белгечлек һәм магистратура программалары буенча белем алучы студентлар өчен стипендия күләме 2 263 сум тәшкил итәргә мөмкин.
Татарстанда мәктәп укучылары өчен кайнар туклануның уртача бәясе 2026 елда көненә 69,4 сумнан 77,7 сумга кадәр артырга мөмкин.
9 августтан 10 августка кадәр Мәскәүдә "ОРИЕНТИРЫ ДЕТСТВА 5.0" Бөтенроссия форумы узды.
Россия Мәгариф министрлыгы РФ субъектларына 2025/26 уку елында укытуны оештыру графигы буенча тәкъдимнәр җибәрде.
"Бердәм Россия" Татарстан төбәк бүлеге киләсе атнада республикадагы шефлыкка алынган Лисичанск һәм Рубежный шәһәрләре укучыларына мәутәп өчен кирәк-яраклар тутырылган 2 мең мәктәп сумкасы җибәрәчәк.
Казан халкы шәһәрнең Идел буе районы 33 нче хәрби шәһәрчегендә төзелә торган балалар бакчасына исем майлау бәйгесендә катнаша ала, дип хәбәр итә шәһәр мәгариф идарәсе.
Федераль педагогик үлчәүләр институты (ФИПИ) сайтында Россия гражданлыгын алуга дәгъва кылучы чит ил гражданнары тапшырырга тиеш булган рус теле һәм Россия тарихы буенча имтиханнарның демонстрацион вариантлары һәм спецификацияләре, Россия Федерациясе законнары нигезләре бастырылды.
Буш сумканың авырлыгы башлангыч сыйныф укучылары өчен 700 граммнан һәм урта һәм өлкән яшьтәге укучылар өчен 1 кг дан артмаска тиеш.