Бөтендөнья инвалидлар декадасы кысаларында Алабуга һәм Казан шәһәрләрендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 29-30 ноябрьдә Россиянең Махсус Олимпиадасы программасы буенча XI Республика ярышларының өстәл теннисы буенча зона этабы узды.
Төмәндә 48нче Урал яшь математиклар турниры тәмамланды. Анда Россия Федерациясенең төрле шәһәрләре һәм регионнарыннан 88 команда катнашты. Татарстанны Иннополис, Казан, Яр Чаллы шәһәрләре тәкъдим итте.
2016нчы елның 1нче гыйнварыннан 30нчы ноябренә кадәр Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм тикшерү департаментына 891 мөрәҗагать җибәрелгән, шуларның 685е - ришвәтчелек буенча.
2016нчы елның 1-30нчы ноябрендә 117 мөрәҗәгать кабул итеп алынган, шуның 25е - ришвәтчелек юнәлеше буенча. Мөрәҗәгатьләрдә күрсәтелгән 3 факт расланды. 17 мөрәҗагать әле карала, икесе буенча аңлатма бирелгән, гаризачы өчен ике мөрәҗәгать уңай хәл ителде.
2016нчы елның 24нче ноябрендә Яр Чаллы политехника көллиятендә «Производство металлоконструкций» компетенциясе буенча сайлап алу чемпионаты узды.
1нче декабрьдә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының республика муниципаль районнары мәгариф идарәсе җитәкчеләре белән уздырылган җыелышында өч республика бәйгесе турында игълан ителде.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-мәгариф һәм фән министры Энегль Фәттахов җитәкчелеге астындагы муниципаль органнарның мәгариф идарәсе җитәкчеләре белән чираттагы җыелышы 1нче декабрьдә узды.
Бүген, 2нче декабрьдә 13.00дә "БЕЛЕМ-ҖАВАПЛЫЛЫК-СӘЛАМӘТЛЕК" ВИЧ/СПИДка каршы балалар һәм яшьләргә мәгълүмат бирү буенча бердәм хезмәт көне" Бөтенроссия ачык дәресе үткәреләчәк. Ачык дәреснең нигезендә - ВИЧ-инфекциягә каршы көрәшнең актуаль сорауларын яшь аудитория өчен гадәти форматта күрсәтүче видеофильм.
"Минем һөнәр - минем киләчәк" республика балалар техник иҗаты бәйгесе иртәгә, 1 нче декабрьдә, старт ала. Бәйге укучыларның гамәли проектлар һәм тикшеренүләр өлкәсендәге инновацион идеяләрен ачыклау һәм аларга теләктәшлек күрсәтү максатыннан уздырыла. Бәйгедә 8-11нче сыйныф укучылары катнаша ала.
Россия мәгариф академиясе президенты Людмила Вербицкая җитәкчелеге астындагы Педагогик үлчәмнәр федераль институтының рус теле буенча фәнни-методик советы 2016нчы елның октябрендә уздырылган 9нчы сыйныфларның рус теленнән ДЙА телдән бирү өлеше апробациясе нәтиҗәләре буенча җыелыш үткәрде.
"100 балл җыючылар - Россиянең интеллектуаль ресурслары" ике көнлек форумы 2014-2016нчы елларда бердәм дәүләт имтиханын бер яки берничә предметтан 100 баллга тапшырган 100дән артык студентны җыйды. Татарстан Республикасын КФУ юридик факультеты студентлары Дарья Кузнецова (тарих-2016), Вадим Салмин (рус теле-2016), Артур Энеев (рус теле, җәмгыять белеме - 2015) һәм лингвистика факультеты студенты Мария Воропаева (рус теле, җәмгыять белеме-2016) тәкъдим итте.