29нчы ноябрьдә Кайбыч районы Олы Подберезье мәктәбенең 180 еллыгын бәйрәм итү тантанасы узды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашты. Министр мәктәпкә чит телләр өйрәнү өчен лингафон кабинет бүләк итте.
Казанда төбәк мәгариф сыйфатын бәяләү системасын камилләштерү һәм дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләнүдә һәм үткәрүдә ТР муниципаль методик хезмәтләр эшенең төп бурычларын билгеләү максатыннан “рус теле”, математика”, “физика”, “химия”, “биология” фәннәре буенча методик берләшмәләрнең район җитәкчеләре форумы һәм “Мәгариф сыйфатын бәяләү төбәк системасын булдыруда экспертлар ролен күтәрү” V фәнни-гамәли конференция уза.
Югары Ослан районы укучылар йорты өстәмә белем бирү мөгаллиме, Югары Ослан урта мәктәбе укытучысы Сергей Анохин Красноярскта узган "Йөрәгемне балаларга тапшырам" Бөтенроссия һөнәри осталык бәйгесендә дүртенче урын яулады.
I Татарстанның яшь географлары Республика турниры 2016нчы елның 26-27нче ноябрендә Казанда Рус география җәмгыяте Татарстан бүлегенең география буенча белем бирү комиссиясенең эш планы нигезендә үткәрелде. Көрәш нәтиҗәләре буенча «Сеньорлар» лигасында Түбән Каманың 22нче номерлы гимназиясенең "Азурит" командасы җиңүче дип табылды, ә "Юниорлар" лигасында җиңүче - Казанның 139нчы номерлы гимназиясенең "Табигать дуслары" һәм Яңа Чишмә гимназиясе командалары.
25-27нче ноябрьдә Нью-Дели шәһәрендә WRO-2016 (World Robot Olympiad) Бөтендөнья роботлар олимпиадасы уздырылды. Ярышларда бөтен дөньядан 400дән артык команда катнашты.
Россияне олимпиадада 19 команда тәкъдим итте, алар арасында Татарстан Республикасы командалары да бар иде. Иннополис лицее командасы (Роман Вертячих и Семен Санаров) "Роботлар футболы" номинациясендә 3нче урын яулады.
2016нче елның 25-26нчы ноябрендә Сарман аграр көллиятендә "ТР урта һөнәри белем бирү оешмаларының һөнәри белем бирү системасын модернизацияләү шартларында квалификацияле кадрлар әзерләү өлкәсендәге тәҗрибәсен берләштерү" темасы буенча Бөтенроссия семинары узды.
30нчы ноябрьдә "Классная работа!" - "Сыйныф эше!" Татарстан Республикасында мәгариф һәм фән темасын иң яхшы яктыртучы журналист хезмәтләре бәйгесенә гаризалар кабул итү тәмамлана. Бәйге ТР мәгариф һәм фән системасын яңарту процесслары турында мәгълүмати-аңлату эшенең нәтиҗәлелеген күтәрү, укытучы хезмәтенә уңай караш формалаштыручы һәм педагог һөнәренең дәрәҗәсен күтәрүче журналист иҗатының иң яхшы үрнәкләрен табу һәм популярлаштыру максатыннан уздырыла.
2016нчы елның 24нче ноябрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-мәгариф һәм фән министры Энгель Фаттахов һәм ресурс үзәкләре җитәкчеләре катнашында ресурс үзәкләрен үстерү һәм икътисадның реаль секторы өчен кадралар әзерләүне камилләштерү сораулары буенча җыелыш үткәрелде.
Республика программасы буенча яңа фатирларга ачкычларны республиканың берничә район яшьләренә тапшырдылар.
Бер үк вакытта Түбән Камада 30 ятим яңа фатирлы булды. Ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны торак белән тәэмин итү республика программасы буенча яңа фатирларга ачкычларны республиканың берничә район яшьләренә тапшырдылар.
10-15нче декабрьдә «IT-киләчәкне бергә төзибез» укучыларның I Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе үткәреләчәк. Конференция кысаларында фәннәрдә модельләштерү, программалаштыру, интернет челтәре технологияләре, информатика, электроника, робототехника, мәгълүмати куркынычсызлык, мәгарифтә IT-технологияләр куллану сораулары буенча секциялр узачак.