"Евразия" коммерцияле булмаган автоном оешмасы Россия Мәгариф министрлыгы катнашында рус теленә ярдәм итүнең Евразия ассоциациясен эшләтеп җибәрә.
Урта һөнәри белем бирү оешмаларында максатчан укытуның яңа механизмы 2024 елдан бирле гамәлдә.
Россия мәктәпләрендә тәртип өчен билге кую инде яңа уку елыннан сынау режимында барлыкка килергә мөмкин.
Казанның шәһәр яны лагерьларында балаларның ялын оештыруга 25 млн сум акча бүлеп бирәчәкләр.
Казанның өч югары уку йорты алдынгы инженерлык мәктәпләре булдыру конкурсында катнашырга ниятли.
Дәүләт Думасы өченче укылышта урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә укуны дәвам итәргә карар кылган тугызынчы сыйныф укучыларын аттестацияләүнең аерым тәртибен кертү турындагы закон проектын хуплады.
Атна дәвамында Казанның яшьләр клубларында бушлай чаралар сериясе ачылачак.
РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы көллиятләрдә махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары өчен туклануга ташламалар бирү турындагы инициативаны хуплады.
Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты паспортын һәм 2024 елда яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру нәтиҗәләрен РФ Дәүләт Думасының яшьләр сәясәте комитеты утырышы барышында тәкъдим итте.
“Профессионаллар” һәм “Абилимпикс” чемпионатлары җиңүчеләре, призерлары һәм остазлары белән Татарстан Республикасы Рәисе Р. Миңнеханов очрашты.