ЯҢАЛЫКЛАР


20
август, 2024 ел
сишәмбе

«Ел тәрбиячесе» Бөтенроссия һөнәри конкурсының йомгаклау этабы көзен Мәскәү өлкәсендә узачак. Анда Россия Федерациясенең 87 төбәгеннән мәктәпкәчә оешма тәрбиячеләре катнашачак. Татарстан Республикасын финалда Чаллы шәһәренең 128 нче «Шаян» катнаш төрдәге балалар бакчасы тәрбиячесе Дарья Ольденбург  яклаячак.

Казанда яңа уку елы башыннан 184 мәктәп рестораны эшләячәк.

Татарстанда быел беренче яки унынчы сыйныфларда урыннар җитмәү аркасында мөрәҗәгатьләр юк.

Татарстан укучыларының әти-әниләренең күбесе балаларының туклану сыйфатыннан канәгать.

Татарстан Республикасына 2024-2025 уку елына иң күп бюджет урыннары бүлеп бирелгән төбәкләрнең берсе. 

Соңгы ике елда Казанга 153 педагог күченеп килгән. Башкортстан, Марий Эл, Киров, Оренбург, Самара, Ульяновск өлкәләре һәм Чуваш республикаларыннан еш киләләр. Мондый мәгълүматларны эшлекле дүшәмбедә башкарма комитет мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов җиткерде.

2024 елның икенче кварталында Татарстан укытучыларга тәкъдим ителә торган уртача хезмәт хакы суммасы буенча төбәкләр арасында өченче урынны алды.

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Рособрнадзор) тарафыннан 2024/2025 уку елында үткәрүгә планлаштырылган гомуми белем сыйфатының региональ чагыштырма тикшеренүләрен килештерү буенча эш башкарылды.

Быел Иннополис Университетын тәмамлаучы студентлар өчен юбилей елы булды, унынчы чыгарылыш.


19
август, 2024 ел
дүшәмбе

Яңа 2024/2025 уку елына әзерлек кысаларында Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Хәдиуллин Казанда яңа мәктәпләр төзелеше барышын карады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International