ЯҢАЛЫКЛАР


16
сентябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 2020 елның 15 сентябреннән 20 ноябренә кадәр «Урамнар алар исемнәре белән аталды...» дигән чит телләрдә видеороликлар республика конкурсы уздырыла.

Мәгариф министрлыгы каршындагы Бөтенроссия эксперт педагоглар советына керү өчен гаризалар кабул ителә башлады.  Ул ведомствога федераль дәрәҗәдә нәтиҗәле карарлар кабул итүдә ярдәм итәчәк. Гаризалар кабул итү 5нән 17 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

16-18 сентябрьдә Казанда «Йөрәгемне балаларга бирәм» өстәмә белем бирү педагогларының һөнәри осталык республика конкурсының финалы узачак.

«Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт бюджет мәгариф учреждениесенең дәүләт биреме нигезендә 2020 елның 17 сентябрендә «Росток» дәүләт автоном мәгариф учреждениесенең Педагогика, психология һәм андрагогика кафедрасы белән берлектә мәгариф учреждениеләренең педагог-психологлары, мәгариф бүлекләренең методист-психологлары өчен «Белем бирүнең гамәли психологиясе хезмәтенең стратегик юнәлешләре» темасына түгәрәк өстәл үткәрелде.

Мәгълүмати технологияләр өлкәсендә уңышка ирешкән укучыларга 125 мең сум акча түләнәчәк. Бу хакта вице-премьер Дмитрий Чернышенко "Цифрлы икътисад" АНО оештырган "Цифрлы дәрес"тә чыгыш ясаганда искә төшерде.

14 сентябрьдә "Сириус" университеты, Росатом һәм Россия квант үзәге квант исәпләүләр буенча беренче халыкара мәктәпне эшләтеп җибәрде. Бу яшь галимнәр - студентлар, вуз һәм аспирантура тәмамлаучылар өчен яңа мөмкинлек. 

Бөтенроссия тикшерү эшләре нәтиҗәләре буенча (ВПР) билге куелмаячак. Бу хакта бүген ВПР башлануга багышланган матбугат конференциясендә Рособрнадзор җитәкчесе Анзор Музаев белдерде.

Федераль педагогик үлчәүләр институты (ФИПИ) экспертлары бу уку елында БДИ нинди булачагын билгели торган документлар проектларын әзерләде. Имтихан биш предметтан үзгәрергә мөмкин.

“Театраль Идел буе” укучылар һәм студентлар колелктивлары фестиваленең икенче мизгеле башланды.


15
сентябрь, 2020 ел
сишәмбе

10-14 сентябрьдә  Казан радиомеханика көллиятендә «Электроника» махсуслаштырылган компетенция үзәге базасында «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) VIII Милли чемпионатының «Электроника» компетенциясе буенча финалы узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International