ЯҢАЛЫКЛАР


27
апрель, 2026 ел
дүшәмбе

Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятендә халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган митинг үткәрелде. 

2026 елның 24 апрелендә Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте «Җиңү диктанты» халыкара акциясен үткәрүнең рәсми мәйданчыкларының берсе булды.

24 апрельдә «ТИСБИ» идарә университетында студентлар, магистрантлар, аспирантлар һәм яшь галимнәрнең «Җәмгыять, дәүләт, шәхес: яшьләрнең фәнни инициативалары — зур чакырылыш шартларында технологик суверенитетны формалаштыруның төп ресурсы» исемле XXVII Милли фәнни-гамәли конференциясенең пленар утырышы узды.

Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә яшәүчеләргә гуманитар ярдәм җибәрә.


24
апрель, 2026 ел
җомга

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы «Республика мәктәптән тыш эшләр үзәге» белән берлектә «Ватан геройлары» проекты кысаларында  конкурс башлануын игълан итә.

 

28 апрельдә «Иннополис. Фән» семинарында техник фәннәр кандидаты, доцент, Санкт-Петербург дәүләт электротехника университетының (ЛЭТИ) интеллектуаль җайланмалар институты директоры, Кытай тау-технология университеты профессоры, Сколтех ЯИ (ИИ) үзәге өлкән фәнни хезмәткәре һәм Иннополис университетының ЯИ өлкәсендәге тикшеренү үзәгенең әйдәп баручы программист-математигы Дмитрий Каплунның ачык лекциясе узачак.

19–21 апрель көннәрендә Мәскәүдә Россиядә җирле үзидарә көненә багышланган «Минем туган ягымның җирле үзидарә тарихы» X Бөтенроссия конкурсының көндезге этабы узды.

23 апрельдә «Альмэт» иҗтимагый үзәге базасында яшь талантлар өчен мөһим булган «Мастерок» гамәли иҗат конкурсының төбәк этабы узды.

23 апрельдә Казанның Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә Габдулла Тукай исемендәге XVI нчы Бөтенроссия нәфис сүз осталары конкурсының гала-концерты һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.

Быел Казанда илдәге иң зур тернәкләндерү үзәге төзелешен тәмамлау планлаштырыла. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International