25-27 октябрьдә Биектау районының "Костер" Республика балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәгендә "Мөстәкыйль балалар" профилактик проекты активистларының республика сменасы узды.
Әдәбият буенча БДИны уңышлы тапшыру өчен чыгарылыш сыйныф укучыларына әдәбият белеме төшенчәләрен һәм әдәби контекстны белү, әдәби әсәрләрне игътибар белән укый һәм анализлый белү кирәк булачак. Иншаны дөрес язу шулай ук мөһим уңыш фактор булып тора. Федераль педагогик үлчәү институты (ФИПИ) белгечләре рус әдәбияты буенча БДИда катнашучыларның типик хаталарын анализлап ясаган методик рекомендацияләр белән таныштыручы мәкаләләр сериясе дәвам итә.
121-нче номерлы «ЭврикУМ», 122-нче номерлы «Сәлам», 132-нче номерлы «Дуслар» балалар бакчалары бу ел ахырына кадәр ачылачак һәм микрорайонда яшәүче балалар өчен 600-ләп урын биреләчәк. Барлык 3 объект та «Демография» милли проекты кысаларында төзелгән.
Казанның 131-нче номерлы лицееның ике укучысы химия фәне буенча Халыкара олимпиаданың кышкы җыеннарында катнашу өчен Россия командасы составына керде. Алар - Игорь Бәширов һәм Олег Панфутов.
23 октябрьдә республикада «География», «Физика», «Химия», «Биология», «Физик культура», «Тормыш иминлеге нигезләре», «Сәнгать», «Технология», «Чит тел (инглиз)» һәм Казан, Яр Чаллы шәһәрләре, Алабуга, Яшел Үзән, Лаеш һәм Менделеевск муниципаль районнары мәктәпләре директорлары компетенцияләрен бәяләү модельләрен сынап карау башланды.
Татарстаннан 38 бала "Артек" Халыкара балалар үзәгенә профильле сменаларга китте. Алар анда 7 ноябрьгә кадәр булачак.
Ел саен педагогик үлчәүләрнең федераль институты (ФИПИ) БДИ нәтиҗәләрен анализлый һәм укытучылар өчен методик киңәшләр бастыра.
Алабуга шәһәренең “Колосовка” микрорайонында 40-нчы номерлы “Йолдызлык” балалар бакчасы ачылды. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе ачылышы ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова һәм Алабуга районы башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Нуриев катнашында узды.
«Сәләт» яшьләр үзәге офисында ТР Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты эшләгән «Татсофт» татар-рус һәм рус-татар онлайн тәрҗемәчесе презентациясе узды.
Конкурсны оештыручылар – Республика мәктәптән тыш эшләр үзәге, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан шәһәренең “Шәһәр балалар экология-биология үзәге”, “Россия мәктәп укучылары хәрәкәте” региональ бүлекчәсе.
Чарада гомуми һәм өстәмә белем бирү оешмалары, балалар иҗтимагый берләшмәләре базасында оештырылган кимендә дүрт кешедән торган яңа булдырылган яки моңа кадәр эшләп килгән экологик отрядлар катнаша ала.