ЯҢАЛЫКЛАР


29
ноябрь, 2016 ел
сишәмбе

I Татарстанның яшь географлары Республика турниры 2016нчы елның 26-27нче ноябрендә Казанда Рус география җәмгыяте Татарстан бүлегенең география буенча белем бирү комиссиясенең эш планы нигезендә үткәрелде. Көрәш нәтиҗәләре буенча «Сеньорлар» лигасында Түбән Каманың 22нче номерлы гимназиясенең "Азурит" командасы җиңүче дип табылды, ә "Юниорлар" лигасында җиңүче - Казанның 139нчы номерлы гимназиясенең "Табигать дуслары" һәм Яңа Чишмә гимназиясе командалары.

25-27нче ноябрьдә Нью-Дели шәһәрендә WRO-2016  (World Robot Olympiad) Бөтендөнья роботлар олимпиадасы уздырылды. Ярышларда бөтен дөньядан 400дән артык команда катнашты.

Россияне олимпиадада 19 команда тәкъдим итте, алар арасында Татарстан Республикасы командалары да бар иде. Иннополис лицее командасы (Роман Вертячих и Семен Санаров) "Роботлар футболы" номинациясендә 3нче урын яулады.


28
ноябрь, 2016 ел
дүшәмбе

2016нче елның 25-26нчы ноябрендә Сарман аграр көллиятендә "ТР урта һөнәри белем бирү оешмаларының һөнәри белем бирү системасын модернизацияләү шартларында квалификацияле кадрлар әзерләү өлкәсендәге тәҗрибәсен берләштерү" темасы буенча Бөтенроссия семинары узды. 

30нчы ноябрьдә "Классная работа!"  - "Сыйныф эше!" Татарстан Республикасында мәгариф һәм фән темасын иң яхшы яктыртучы журналист хезмәтләре бәйгесенә гаризалар кабул итү тәмамлана.  Бәйге ТР мәгариф һәм фән системасын яңарту процесслары турында мәгълүмати-аңлату эшенең нәтиҗәлелеген күтәрү, укытучы хезмәтенә уңай караш формалаштыручы һәм педагог һөнәренең дәрәҗәсен күтәрүче журналист иҗатының иң яхшы үрнәкләрен табу һәм популярлаштыру максатыннан уздырыла.

2016нчы елның 24нче ноябрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-мәгариф һәм фән министры Энгель Фаттахов һәм ресурс үзәкләре җитәкчеләре катнашында  ресурс үзәкләрен үстерү һәм икътисадның  реаль секторы өчен кадралар әзерләүне камилләштерү сораулары буенча җыелыш үткәрелде.

Республика программасы буенча яңа фатирларга ачкычларны республиканың берничә район яшьләренә тапшырдылар.

Бер үк вакытта Түбән Камада 30 ятим яңа фатирлы булды. Ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны торак белән тәэмин итү республика программасы буенча яңа фатирларга ачкычларны республиканың берничә район яшьләренә тапшырдылар.

10-15нче декабрьдә «IT-киләчәкне бергә төзибез» укучыларның I Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе үткәреләчәк. Конференция кысаларында фәннәрдә модельләштерү, программалаштыру, интернет челтәре технологияләре, информатика, электроника, робототехника, мәгълүмати куркынычсызлык, мәгарифтә IT-технологияләр куллану сораулары буенча секциялр узачак.


25
ноябрь, 2016 ел
җомга

Татарстан Республикасы белем бирү системасы идарә составының сыйфатын камилләштерү максатыннан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан ТР Мәгарифне үстерү институты һәм “Сентябрь» ҖЧҖ (Мәскәү шәһәре) белән берлектә 2016 елның 23 ноябреннән 2017 елның 6 апреленә кадәр муниципаль район һәм Татарстан Республикасы шәһәрләре белем бирү бүлекләре (идарәләре) башлыклары өчен “Муниципаль белем бирү сәясәтен формалаштыруга заманча якын килү” исемле программа буенча этаплап уку оештырылды.


23
ноябрь, 2016 ел
чәршәмбе

23-24нче ноябрьдә Марий Эл Республикасында Татар мәгърифәте көннәре уза. Бәйрәм чараларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе катнаша.

Йомгаклау иншаларында катнашу өчен гариза бирү бүген, 23нче ноябрьдә тәмамлана. Укучылар аттестациянең бу этабында катнашу өчен үзләре укый торган мәктәпләрдә теркәлү узалар.

Мәктәпне узган елларда тәмамлаган катнашучылар гаризаны яшәү урыны буенча мәгариф идарәсенә (бүлегенә) тапшыралар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International