ЯҢАЛЫКЛАР


23
ноябрь, 2016 ел
чәршәмбе

“Мәктәп директорларына, мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләре мөдирләренә акча бирүне туктатыгыз. Нәтиҗәдә сезнең балалар зыян күрә ала”. ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов әти-әниләргә әнә шулай дип мөрәҗәгать итте.


22
ноябрь, 2016 ел
сишәмбе

Казан ( Идел буе) Федераль университеты каршындагы  Идел буе төбәкара  мәгариф хезмәткәрләренең  квалификациясен күтәрү  һәм яңадан әзерләү үзәге тарафыннан  Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе белән берлектә  «Этномәдәни якшәмбе мәктәпләрендә дәресләрнең инновацион моделе» программасы төзелде.


21
ноябрь, 2016 ел
дүшәмбе

2016 н елның 21 ноябрендә КФУның Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында «Идел буе республикалары милли әдәбияты: мәдәниятара багланыш мәсьәләләре» төбәкара фәнни-гамәли коференциясе ачылды.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов бүген WorldSkills (WorldSkills Hi-Tech) методикасы буенча сәнагатьнең югары технологияле өлкәләре эшче һөнәрләренең III Милли чемпионаты кысаларында уздырылучы JuniorSkills Hi-Tech бәйгесендә җиңү яулаган укучылар белән очрашты. 


19
ноябрь, 2016 ел
шимбә

Татарстан җыелма командасы «Абилимпикс» сәламәтлеге чикләнгән кешеләрнең һөнәри осталыгы бәйгесенең II Милли чемпионатында катнаша. Республика командасы составында җиде катнашучы.

          Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы планы нигезендә һәм 2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасын тормышка ашыру, республика мәктәпләрендә әдәбият өлкәсендә сәләтле балаларны барлау, укучыларда фәнни-эзләнү, тикшеренү күнекмәләре формалаштыру, туган якка мәхәббәт тәрбияләү, татар халкы теленә, тарихына кызыксыну уяту, күренекле шәхесләренең иҗатын барлау, өйрәнү, пропагандалау максатыннан Буа муниципаль районы академик Р.З.Сәгъдиев исемендәге урта белем бирү мәктәбендә  2016 елның 17 нче  ноябрендә «Шәҗәрәләр-нәсел агачы» исемендәге III төбәкара фәнни –гамәли конференция  үткәрелде.


18
ноябрь, 2016 ел
җомга

2016нчы елның 28нче ноябреннән 4нче декабренә кадәр Бөтендөнья СПИД белән көрәшү көненә туры китерелгән ВИЧ-инфекция белән көрәшү буенча II Бөтенроссия акциясе уздырыла. Акция кысаларында түгәрәк өстәлләр, конференцияләр, хәйрия марафоннары, бәйгеләр, тренинглар һ.б. үткәреләчәк. 


17
ноябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Йомгаклау иншаларын язуда катнашу өчен гариза бирү 23нче ноябрьдә тәмамлана. Бу елны иншаларны язу көне итеп 2016нчы елның 7нче декабре билгеләнде. Йомгаклау иншаларын язу тәртибе буенча, катнашучылар гаризаларны язу көненә ике атна кала биреп бетерергә тиеш.

2016нчы елның 18нче ноябрендә  Казан дәүләт яшь тамашачы театрында «Ребенок в мире прав» - «Бала хокук даирәсендә» III Республика мәгълүмати-социаль видеоязмалар бәйгесенә йомгак ясау тантанасы узачак.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы "Классная работа!" - "Сыйныф эше!" Татарстан Республикасында мәгариф һәм фән темасын иң яхшы яктыртучы журналист хезмәтләре бәйгесен дәвам итә.  Бәйге ТР мәгариф һәм фән системасын яңарту процесслары турында мәгълүмати-аңлату эшенең нәтиҗәлелеген күтәрү, укытучы хезмәтенә уңай караш формалаштыручы һәм педагог һөнәренең дәрәҗәсен күтәрүче журналист иҗатының иң яхшы үрнәкләрен табу һәм популярлаштыру максатыннан уздырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International