ЯҢАЛЫКЛАР


16
ноябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Бүген, 15нче ноябрьдә, "Уңышлы мәктәп" Бөтенроссия бәйгесенең беренче этабы нәтиҗәләре билгеле булды. Финалга чыккан 20 лауреат-мәктәп арасында Казанның 119нчы номерлы мәктәбе дә бар.

Игътибар! "Белем дөньясы" тапшыруының 18нче ноябрьдә ТНВ телеканалында чыгарга тиешле чираттагы чыгарылышы, бу вакытта  "Нефтехимик" - "Лада" хоккей матчы булу сәбәпле, киләсе атнага - 25нче ноябрьгә күчерелә. 

2016нче елның 17нче ноябрендә Казан мәгълүмат технологияләре һәм элемтә техникумында "Мәгълүмати кабель челтәрләре" компетенциясе буенча "Яшь профессионаллар" WorldSkills Russia Бөтенроссия сайлап алу чемпионатының ачылу тантанасы узачак.


15
ноябрь, 2016 ел
сишәмбе

Педагогик үлчәмнәр федераль институты (ПҮФИ) үзенең рәсми сайтында  (http://www.fipi.ru/ege-i-gve-11/demoversii-specifikacii-kodifikatory) 2017нче елда 14 фәннән бердәм дүләт имтиханының КҮМ төзелешен һәм эчтәлеген регламентлаучы документларны бастырды. Бу - күрсәтү вариантлары, кодификаторлар һәм спецификацияләр.


14
ноябрь, 2016 ел
дүшәмбе

11нче ноябрьдә "Мәктәп директоры-2016" Бөтенроссия бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Казанның инглиз телен тирәнтен өйрәнүле 165нче мәктәп директоры Айдар Шәмсетдинов  бәйгедә 2нче урын яулады. Абсолют җиңүче итеп Краснодар шәһәренең 98нче номерлы мәктәбе директоры Андрей Шевченко танылды. Тантана Мәскәүдә «На Страстном» Театр үзәгендә үткәрелде.

Түбән Кама педагогия көллиятендә “Татар кызы – 2016” республика бәйгесенең финалы үткәрелде. Бу елны мактаулы исем өчен 39 кыз көрәште. Финалга ун катнашучы сайлап алынды. Кызлар 5 сынау этабы үтәргә тиеш иделәр. Бәйгенең җиңүчесе итеп Яр Чаллы педагогика көллияте студенты Фәнзилә Җәмилова танылды.

 Республиканың махсус урта белем бирүче уку йортлары инде ничә ел “Татар кызы” конкурсы үткәреп килә. Бу конкурста кызларның сүзгә осталыгы, ягымлы сөйләшүе, татар телен, аның тарихын камил белүе буенча нәтиҗә ясыйлар.

2016 нчы елның октябрь-ноябрь айларында

Арча педагогика көллияте бинасы — Казан арты милли кадрлар әзерләү үзәге "Рухи-әхлаки тәрбиядә милли мәдәни компонент" II Халыкара фәнни-гамәли конференция кунакларын кабул итте.


12
ноябрь, 2016 ел
шимбә

"Көтеп алынган укытучы" Халыкара бәйгегә йомгак ясалды. Бәйге 8-10нчы ноябрьдә Пермь шәһәрендә уздырылды. Анда Түбән Кама педагогия көллиятенең өч студенты катнашты. Өченче курста укучы Ирина Федорова "Педагог компетентлыгы" номинациясендә беренче урынны яулады, ә Анастасия Федорова һәм Гөлгенә Латыйпова "Педагог булу хыялын тормышка ашыруга омтылыш" һәм "Педагог һөнәренә һәм тормышка позитив караш" дипломнары белән бүләкләнделәр.

 

10нчы ноябрьдә өстәмә белем бирү өлкәсе педагогларының  "Йөрәгемне балаларга тапшырам" Бөтенроссия һөнәри бәйгесенә йомгак ясалды. Абсолют җиңүче итеп Хабаровск крае вәкиле танылды. Ә без чын күңелдән үзебезнең Югары Ослан районы Укучылар йорты өстәмә белем бирү педагогы Сергей Анохинны һәм Питрәч районы Балалар иҗат йорты педагогы Валентина Макарованы финалист дипломнары алу белән тәбрик итәбез. 


11
ноябрь, 2016 ел
җомга

Татарстан Республикасында һава торышы бозылу, бозлы яңгыр яву һәм көчле бозлавык хасил булу сәбәпле, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы укучыларны шәһәрара чараларга чыгудан, дәресләргә барулардан һәм мәктәп автобусларының юлга чыгудан тыелып торуын сорый.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International