2016нчы елның 203нче ноябрендә М.В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының Ломоносов корпусында икенче Бөтенроссия география укытучылары съезды узды. Анда Россия Федерациясенең барлык субъектларыннан 174 делегат һәм 300 катнашучы килде.
"Татарстан Республикасында сыйфат көннәре" чаралары кысалырнад 1-2 ноябрьдә "Мәгариф өлкәсендә сыйфат менеджменты системалары" VIII Регионара конференция уздырылды. Ике көнлек конференцядә 100дән артык урта-һөнәри белем бирү оешмалары, югары мәктәп, министрлыклар, ведомстволар, зур сәнагать предприятиеләренең белем бирү үзәге вәкилләре, Татарстан, Башкортстан Республикаларының, Краснодар, Ульяновск, Самара, Новосибирск, Томск, тверь, Түбән Новгород өлкәләреннән, Санкт-Петербург, Мәскәү, Екатеринбург, Владивосток шәһәрләреннән өстәмә белем бирү өлкәсе белгечләре катнашты.
2016нчы елның 1нче гыйнварыннан 31нче октябренә кадәр Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм тикшерү департаментына 774 мөрәҗагать җибәрелгән, шуларның 660ы - ришвәтчелек буенча.
2016нчы елның 1-31нче октябрендә 70 мөрәҗәгать кабул итеп алынган, шуның 40ы - ришвәтчелек юнәлеше буенча. Мөрәҗәгатьләрдә күрсәтелгән 12 факт расланды. 10 мөрәҗагать әле карала, бишесе буенча аңлатма бирелгән.
2016 нчы елның 7 нче ноябрендә Бөгелмә “Ата-аналар тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны гаиләләргә урнаштыруга ярдәм иту үзәге” хезмәткәрләре Газинур Гафиятуллин исемендәге Кадетлар мәктәп-интернатында уку-укыту семинарын үткәрделәр. Семинарның темасы: “Ата-аналар тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларның үзенчәлекләре”.
2016нчы елның 3нче ноябрендә Мәскәүдә Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгында Бөтенроссия иншалар бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Питрәч районы Богородск урта мәктәбе укучысы Айсылу Шәрәфиева Бөтенроссия иншалар бәйгесе - 2016ның җиңүчесе дип табылды.
1-4 ноябрь көннәрендә Мәскәүдә Россия Федерациясенең дәүләт телләре буенча укучылар һәм студентлар Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Олимпиаданың финал турында Татарстаннан 10 укучы - региональ этапның җиңүчеләре һәм призерлары - катнашты.
Лаешта балалар йортында тәрбияләнгән Лилия Хәсәншинага фатир ачкычын тапшырдылар. Тантаналы чара район хакимияте бинасында узды.
"Бүген безнең Лилияне бәхетле итү мөмкинлеге туды - фатир ачкычы тапшырабыз. Чыннан да, бу теләсә нинди кеше өчен истәлекле вакыйга. Бу Татарстан Республикасында ятим балаларны торак белән тәэмин итү программасы тормышка ашырылу нәтиҗәсендә мөмкин булды", - дип билгеләп үтте котлау сүзендә Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима.
2016 елның 2 нче ноябрендә Казан шәһәренең Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында VII Дөньякүләм «Белем җәүһәрләре» файдалы татар интернет-проектлары бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Әлеге тантанада бәйгенең финалистлары, жюри әгъзалары, узган еллардагы җиңүчеләр, татар интернеты белән даими кызыксынучы татнетчылар катнашты.
Рособрнадзор бер елдан соң чит телләр буенча БДИ-дан җавап сайлап ала торган биремнәрне бетерәчәк. Бу хакта Рособрнадзор башлыгы Сергей Кравцов 2016нчы елның 2нче ноябрендә Мәскәүдә М. Ломоносов исемендәге МДУ-да узган география укытучыларының II Бөтенроссия җыенында белдерде.
3нче ноябрьдә Екатеринбургта WorldSkills (WorldSkills Hi-Tech) методикасы буенча сәнагатьнең югары технологияле өлкәләре эшче һөнәрләренең III Милли чемпионаты кысаларында уздырылучы JuniorSkills Hi-Tech III Милли чемпионаты тәмамланды. Россиянең 20 субъектыннан килгән 166 укучы 14 компетенция буенча ярышты.