ЯҢАЛЫКЛАР


31
октябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Татарстанда, Мәскәү өлкәсендә, Чечен Республикасында 9нчы сыйныф укучылары тапшырачак рус теле имтиханының телдән бирү өлешенең ике моделенә апробация ясалды.

Татарстан Республикасында сынаулар 10 Казан мәктәбендә уздырылды: аерым предметларны тирәнтен өйрәнүле 54нче гомум белем бирү мәктәбе,  аерым предметларны тирәнтен өйрәнүле 146нчы гомум белем бирү мәктәбе, татар телендә белем бирүче 155нче гимназия, 137нче гомум белем бирү мәктәбе, Казан Идел буе университеты каршындагы 2нче гимназия, 5нче лицей,  аерым предметларны тирәнтен өйрәнүле 68нче татар-рус гомум белем бирү мәктәбе, 69нчы гомум белем бирү мәктәбе, аерым предметларны тирәнтен өйрәнүле 141нче татар-рус гомум белем бирү мәктәбе һәм 161нче рус-татар гомум белем бирү мәктәбе. 

29нчы октябрьдә Татарстан Республикасында "Россия укучылары хәрәкәте" Бөтенроссия иҗтимагый-дәүләт балалар һәм яшьәр оешмасының региональ бүлегенең пилот объектларына әверелгән мәктәпләрдә оешманың туган көнен бәйрәм итү һәм хәрәкәт сафларына тантаналы басу чарасы үтәчәк. Бу хакта киләсе чараларга багышланган пресс-конференциядә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Лариса Сулима сөйләде.

2016нчы елның 25нче октябрендә Казанда "Белем бирү сыйфатын мөгаллимнәр берләшмәсенең һөнәри культурасын формалаштыру аша күтәрү" республика семинары узды. Чарада Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының гомум белем бирү идарәсе җитәкчесе Тамара Федорова, Татарстан Республикасы Белем бирүне үстерү институты ректоры Рина Бәдриева, Казан шәһәре Мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Хадиуллин һәм бөтен республикадан 44 мәгариф идарәсе җитәкчеләренең укыту-методик эш буенча урынбасарлары катнашты.

2016нчы елның 19-28нче октябрендә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрнең балалар хәрәкәте кураторларының семинар-җыелышлары узды. Семинар темасы - ""Россия укучылары хәрәкәте" Бөтенроссия иҗтимагый-дәүләт балалар һәм яшьләр оешмасы кысаларында балалар иҗтимагый оешмаларында һәм укучылар үзидарәсендә программалы-креатив эшчәнлек".


29
октябрь, 2016 ел
шимбә

2016нчы елның 19нчы октябрендә Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы белән Республика дәрестән тыш эш үзәге чакыруы буенча "Балаларга өстәмә белем бирү системасында заманча идарә һәм оештыру-икътисад механизмнары булдыру" семинарына бөтен республикадан балаларга өстәмә белем бирү оешмалары җитәкчеләре җыелды. Чара Казан шәһәренең Совет районы 178нче номерлы мәгариф үзәгендә үткәрелде.


28
октябрь, 2016 ел
җомга

2016нчы елның 27нче октябрендә мәктәп, көллият, техникумнарның физик культура һәм тормыш иминлеге нигезләре укытучыларының чираттагы белем күтәрү сессиясе тәмамланды.

Курсларда Казннан, Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Актаныш, Алексеевск, Әлки, Әлмәт, Апас, арча һәм Югары Ослан районнарыннан 105 тыңлаучы катнашты. 


27
октябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

2016нчы елның 3нче ноябрендә республика белем бирү сыйфатын бәяләү системасы чаралары кысаларында беренче тапкыр Татарстан Республикасының база мәктәпләре башлангыч сыйныф укытучылары диагностик тест узачак. 

27нче октябрьдә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларның хокукларын саклау буенча җыелыш үткәрелде. Җыелышта ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима, Мәгариф һәм фән министрлыгының опека, попечительлек һәм педагогик ярдәм бүлеге мөдире Зөлфия Мөсәбирова, ТР Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратының бала хокукларын hәм мәнфәгатьләрен яклау бүлеге мөдире Эльвира Сафина, Республика улыкка алу, опека һәм попечительлек үзәге җитәкчесе Диана Хәбибуллина һ.б. катнашты.


26
октябрь, 2016 ел
чәршәмбе

2016нчы елның 26нчы октябрендә Чистай күппрофильле көллияте базасында "Пешекче эше" компетенциясендә «Абилимпикс» инвалид кешеләр арасында II Милли һөнәри осталык чемпионатының региональ сайлап алу этабы уздырылды. Ярышлар Халыкара Абилимпикс Федерациясе тәҗрибәсенә нигезләнеп үткәрелә.

22-23нче октябрьдә "Дуслык" сәламәтләндерү-белем бирү үзәгендә VI Республикакүләм яшь биологлар турниры узды. Анда Казан шәһәреннән, Алеесеевск, Зәй, Бөгелмә, Югары Ослан, Яшел Үзән, Тукай, Мамадыш, Лаеш районнарыннан һәм Чувашия Республикасының Чабаксар шәһәреннән килгән 20 команда катнашты.

Бәйге нәтиҗәләре буенча "Юниорлар"  лигасында 3нче урынны Мамадыш районының 1нче мәктәбенең "Нократ" һәм Казан шәһәре Мәскәү районының 102нче мәктәбенең "Терра" командалары алды. 2нче урынга Казанның 52нче гиманизясенең "Кыргый тюленьнар" һәм Казанның 83нче лицееннан "Лицеисты" командалары чыкты. Ә 1нче урынны Казанның 12нче мәктәбенең "Ферментлар" командасы яулады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International