ЯҢАЛЫКЛАР


29
декабрь, 2011 ел
пәнҗешәмбе
Укучылар техник иҗаты федераль үзәге 2011 елның 25 нче октябреннән 25 нче ноябренә кадәр “Юл һәм балалар” Бөтенроссия балалар сынлы сәнгать иҗаты фестивален үткәрде.
Бүген, 29 декабрь көнне, “Егоза” балалар бакчасында (Чистополь урамы, 38, “Магеллан” торак комплексы) мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә дәүләт-шәхси партнёрлык проектларын гамәлгә ашыручы учреждениеләргә “Киләчәк”-“Будущее” программасы кысаларында грант алуга сертификатлар бирү тантанасы узачак.
2012 елдан башлап коммерцияле вузларда бюдет урыннары барлыкка киләчәк. Президент Медведев кул куйган закон нигезендә дәүләтнеке булмаган югары уку йортлары бюджет урыннарын бүлеп бирә алачаклар.
2012 елда россия мәктәпләрен тәмамлаучы чыгарылыш укучыларын Бердәм дәүләт имтиханнарын төзүчеләр әзерләгән күп кенә яңалыклар көтә.

28
декабрь, 2011 ел
чәршәмбе
Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко ведомствоның мохтаҗ студентлар һәм бишлегә укучылар өчен стипендияләрне арттыру буенча 2012 елда эшен дәвам итәчәгенә ышандырды.
Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко мәгариф турында закон проекты яз көне Дәүләт думасы тарафыннан кабул ителү өчен әзер һәм инде 2013 елның гыйнвар аеннан гамәлдә булыр дип саный.
Яр Чаллыда чын Яңа ел алды тантанасы башланып китте: шәһәр халкы илнең төп Кыш Бабаен – Бөек Устюг Тылсымчысын каршы алды.

27
декабрь, 2011 ел
сишәмбе
Яңа ел алдыннан Россия мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко Мәскәүдә барлык региональ мәгариф министрларын җыйды. Елга нәтиҗәләр ясадылар һәм киләсе елга планнар кордылар.
Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко вуз ректорларыннан тулай торакларны билгеләнгән максатларда файдалануларын һәм укучылар өчен барлык яшәү урыннаран да кире кайтаруларын сорады.
Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча Россия мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль комитеты идарәсе физик затларның (шәхси мәгълүмат субъектларының) шәхси мәгълүматларын эшкәртүне башкаручы операторларга Шәхси мәгълүмат субъектлары хокукларын яклау буенча вәкаләтле орган - Роскомнадзорга (Татарстан Республикасы буенча адресы: Гарифьянов урамы, 28 нче А йорты, Казан шәһәре, 420138, а/я 25) физик затларның (хезмәткәрләрнең, пациентларның, абонентларның, клиентларның һ.б.) шәхси мәгълүматларын эшкәртү турында белдерү кәгазен юлларга тиеш булуларын исләренә төшерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International