ЯҢАЛЫКЛАР


16
ноябрь, 2011 ел
чәршәмбе
17 нче ноябрь көнне “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында Татарстан тарихында өченче тапкыр урта һөнәри белем бирү оешмалары укучылары өчен “Лицей укучылары балы” уздырыла.

15
ноябрь, 2011 ел
сишәмбе
11 нче ноябрь көнне Казанда “Корстон” сәүдә-күңел ачу үзәгендә “100 талантлы авыл баласы - 2011” республика социаль акциясенең нәтиҗәләрен хәбәр итү тантанасы үтте, әлеге акцияне “Татфондбанк” акционерлык инвестиция-коммерция банкы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә инде өченче ел рәттән оештыра.
2011 елның 11 нче ноябрендә видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан “Укучыларны коррупциягә каршы тәрбияләү буенча укыту-методика әсбапларын Татарстан Республикасы мәгариф учреждениеләрендә куллану” укыту семинар-презентациясе үткәрелде.

11
ноябрь, 2011 ел
җомга
2011 елның 10 нчы ноябрендә Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко белән Россия футбол союзының беренче вице-президенты Никита Симонян үзара ярдәм итешү турында килешүгә кул куйдылар.
2011 елның 11 нче ноябрендә Казан федераль университетында “Карагыз, бу - НАНО” нанотехнологияләр күргәзмәсен ачу тантанасы үтәчәк.

10
ноябрь, 2011 ел
пәнҗешәмбе
EF Education First компаниясе EF Global English Challenge тестларын үткәрә.

Әлеге бәйге кысаларында һәр укытучы сайтта теркәлә һәм үзенең укучыларының инглиз теленнән белемнәрен онлайн режимда бушлай тикшереп карый ала.
“100 талантлы авыл баласы - 2011” республика социаль акциясе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы 2011 елның 11 нче ноябре көнне Казанда “Корстон” сәүдә-күңел ачу үзәгендә үтәчәк.
Дмитрий Медведев мәктәпләрнең территориаль яктан ачык булулары турында законга кул куйды. Ягъни, мәктәпкә укырга керергә язылган вакытта анда укырга керергә күрше йортларда яшәүчеләрнең хокуклары зуррак булачак. Кайсы йортларның әлеге мәктәпкә каравы һәм аларның мәктәптән ераклыгы турында мәгълүматны ззерләү муниципалитетларга йөкләнәчәк.

9
ноябрь, 2011 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы мәктәп укучылары “Компьютерда 3D-модельләштерүнең киләчәк осталары” Халыкара яшьләр бәйгесендә берьюлы берничә призлы урын алды.
3 нче ноябрь көнне Яр Чаллы шәһәре Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернатында Габдулла Тукай елына багышланган “Яшьләр фәнни эзләнүдә” республикакүләм фәнни-гамәли конференциясе узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International