«Казан» халыкара аэропортында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова, Казан Мәгариф идарәсе вәкилләре, мәктәп директорлары, укытучылар һәм ата-аналар Тайюань шәһәрендә узган математика буенча Кытай милли олимпиадасында җиңүчеләрне каршы алдылар.
1 декабрьдә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Алтай крае Мәгариф һәм фән министрлыгы беренче тапкыр хезмәттәшлек турында килешү төзеделәр.
Татарстан башкаласында быел да, узган елдагы кебек үк, халыкара олимпиадаларда Россия җыелма командалары составында җиңгән мәктәп укучыларын һәм аларның остазларын бүләкләячәкләр.
2027 елга Казанда «Нармонка» балаларны савыктыру лагерена капиталь ремонт ясау эшләрен төгәлләргә ниятлиләр.
Инвалидлар декадасы кысаларында РФ Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон Казанның «Тылсым» инклюзив ял үзәгендә булды.
Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов, РФ фән һәм югары белем министры Валерий Фальков һәм М.В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты ректоры Виктор Садовничий 1 декабрьдә математика һәм биология укытучыларының Бөтенроссия съездын ачтылар.
Катнашуга квалификацияле заказчылар - алдынгы уникаль чишелешләр булдыруга һәм аларны гамәлгә кертүне инвестицияләргә әзер булган, икътисадның реаль секторы оешмалары чакырыла.
«Промышленное обеспечение транспортной мобильности» технологик лидерлыгын тәэмин итү буенча илкүләм проект кысаларында юнәлешле һәм гамәли фәнни тикшеренүләр проектларының конкурсына йомгаклар ясалды.
26 ноябрьдә Казанның Совет районының 180 нче күппрофильле полилингваль гимназиясендә мәктәп укучыларының Россия Федерациясе халыклары телләрендә еллык фәнни-гамәли конференциясе булды.
Казанның 2 нче лицей-интернаты һәм Н.И. Лобачевский исемендәге лицей укучылары Максим Большаков һәм Михаил Васильев Россия җыелма командасы составында Тайюан шәһәрендә узган математика буенча Кытай милли олимпиадасында алтын һәм көмеш медальләр яуладылар.