ЯҢАЛЫКЛАР


18
апрель, 2022 ел
дүшәмбе

Татарстанда өч яшьтән зуррак сабыйлар балалар бакчасында урын белән 100 процент күләмендә тәэмин ителгән.

17 апрельдә сәнгать буенча XII Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы башланды. Олимпиада «Байтик» сәламәтләндерү-белем бирү комплексында узачак. Иртәдән кичкә кадәр Казан Россия Федерациясенең төрле субъектларыннан килгән кунакларны каршы алды.

Бөтен ил буйлап көллиятләрдә һәм техникумнарда «Профессионалитет» программасы кысаларында ачык ишекләрнең Бердәм көне старт алды.

19 апрельдән 21 апрельгә кадәр Татарстанның алдынгы техник вузлары - КНИТУ-КАИ, КНИТУ-КХТИ һәм КДЭУ - ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә "Һөнәргә адым" берләшкән яшьләр карьера форумы уздырачак.

Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык STARTUPHOUSE UNIVERSITIES индустриаль студентлар акселераторын уздыруга 1,8 млн сум бүлеп бирәчәк. Әлеге проект яшьләр технологик стартапларын үстерә ярдәм итәчәк.

Казанда 2022 елның 20-23 апрелендә Россиянең "Белем" җәмгыяте тарафыннан оештырылган "Лига Лекторов" конкурсының ярымфинал этабы узачак. Иң яхшы лектор исеменә дәгъва кылучылар Казан федераль университетында тыңлаучылар алдында чыгыш ясаячак. Конкурсантлар Казан халкына музыка һәм архитектура, риторика һәм филология, философия һәм социаль медиалар турында сөйләячәк. Апрель ахырына кадәр лекцияләрнең ярымфинал укулары Россиянең тугыз шәһәрендә узачак.

11 апрельдә Россиянең 66 төбәгеннән 300 дән артык өлкән сыйныф укучысы - төбәк турлары җиңүчеләре һәм призерлары - Волгоградка рус теле буенча бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының финал сынауларын узу өчен килделәр. Ярышлар Волгоград дәүләт социаль-педагогика университеты мәйданчыгында узды.

11 апрельдән 14 апрельгә кадәр Уфада Уфа дәүләт нефть техник институты базасында экология буенча бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы узды.

Быел Бердәм дәүләт имтиханын бирүчеләр федераль дәүләт хезмәтләре порталында имтиханнар нәтиҗәләрен белә алачак. Бу хакта Россия мәгариф күзәтчелегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген Казан федераль университетының Яр Чаллы институтында 300 дән артык студент «Белем» Россия җәмгыяте экспертлары лекцияләрендә булды. Алар алдында психологлар, икътисадчылар, социологлар, тарихчылар, культурологлар чыгыш ясады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International