ЯҢАЛЫКЛАР


16
апрель, 2022 ел
шимбә

Бөтен ил буйлап көллиятләрдә һәм техникумнарда «Профессионалитет» программасы кысаларында ачык ишекләрнең Бердәм көне старт алды.

Мәскәүгә «Көч – дөреслектә!» Беренче Бөтенроссия мәктәп тарих форумы чараларында катнашу өчен Россия төбәкләреннән мәктәп укучылары килде. Чара Россия Мәгариф министрлыгы тарафыннан оештырылды.

Быел Татарстанда капиталь ремонт проекты 141 мәгариф объектына кагылачак. Мәгариф оешмалары арасында 90 муниципаль һәм 29 кадет мәктәбе, шулай ук 22 балалар бакчасы бар.

Татар теле буенча IX Халыкара олимпиаданың йомгаклау этабы 2022 елның 17 апреленнән 20 апреленә кадәр Казанда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты базасында узачак.

РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының һәм Рособрнадзорның уртак боерыгы белән 2022 елда 9 сыйныфны тәмамлаучылар өчен төп дәүләт имтиханы расписаниесенә үзгәрешләр расланды. 14 апрельдә документ РФ Юстиция министрлыгы тарафыннан теркәлгән.


15
апрель, 2022 ел
җомга

Казанда сәнгать буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы 17-23 апрельдә “Байтик” савыктыру-белем бирү комплексында узачак.

Россия көллиятләренә һәм техникумнарына кабул итү 20 июньнән дә соңга калмыйча башланачак, дип хәбәр итте чәршәмбе көнне матбугат конференциясендә урта һөнәри белем бирү өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты директоры урынбасары Татевик Карабекян.

Татарстанда 20 апрельдә туган телләрнең Бөтенроссия форумы узачак. Ул «2014-2022 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы кысаларында татар телен һәм әдәбиятын, татар мәдәниятен саклау һәм үстерү өчен өстәмә шартлар тудыру максатында оештырылды. Форумны оештыручы - ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы. Чара 2014 елдан бирле уздырыла.

16 апрель көнне “Профессионалитет” федераль проекты кысаларында ТР машина төзелеше тармагының мәгариф-җитештерү үзәгендә (кластерында) Алабуга политехника көллияте базасында  Бердәм ачык ишекләр көне узачак.

2022 елда эшли башлаган "Профессионалитет" федераль проекты программалары буенча укуны 150 меңнән артык студент башлап җибәрә алачак. Көллият һәм техникум укучылары кыска вакыт эчендә белгечләр була алачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International