50 елдан соң безнең тормыш нинди булачак? Роботлар кешеләр өчен бөтен эшне башкара алырмы? Кешене алыштыра алырмы? Әгәр чын үсеш ярдәмче технологияләрне камилләштерүдән түгел, ә үз сәләтләрен киңәйтүдән гыйбарәт икән, бу ничек?
"Безнең бизнес-хокук буенча курслар рәсми документлар, хатлар һәм килешүдәр белән эшләүче, рус телендә почта һәм мессенджерларда эшлекле язышу алып баручы барлык кешеләргә дә файдалы булачак", - дип сөйләде Ольга Ребковец, "Тотальный диктант" фонды директоры, РФ президенты каршындагы рус теле буенча совет әгъзасы.
16 февральгә булган мәгълүматларга караганда, республикада 466 мең 207 укучы һәм 31 801 укытучы көн саен иртәнге медицина фильтрын уза. Бүгенге көндә 381 бала иртәнге фильтр контролен уза алмаган (1 сентябрьдән - 46 463 бала).
14, 15 февральдә Мамадыш һәм Ютазы районнары «Ел тәрбиячесе-2022» республика һөнәри конкурсының югары һөнәри этабында катнашты.
13-15 февральдә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында Республика олимпиада үзәге 8-11 сыйныф укучылары арасында хокук буенча Бөтенроссия олимпиадасының республика һәм региональ этабын үткәрде.
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе, ТР Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин федерация президиумы утырышын уздырды. Анда әлеге иҗтимагый оешманың чираттагы хисап-сайлау конференциясен 2 мартта Идел буе физкультура, спорт һәм туризм университетында үткәрү турында карар кабул ителде.
Тукай районында авыл хуҗалыгы белгечләре әзерләү өчен яңа уку йорты ачарга планлаштыралар. Бу хакта район җитәкчесе Фаил Камаев сөйләде.
14-15 февральдә Бөгелмә «Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсыны төбәк этабының икенче зонасын буенча эстафетаны Биектау районыннан кабул итте һәм аны югары дәрәҗәдә үткәреп чыкты.
Әлмәттә яңа «Русалочка» балалар бакчасы ачылды. Урсала микрорайонында мәктәпкәчә учреждение «Демография» милли проекты ярдәмендә барлыкка килде.
15 февральгә булган мәгълүматларга караганда, республикада 466 мең 207 укучы һәм 31 801 укытучы көн саен иртәнге медицина фильтрын уза. Бүгенге көндә 357 бала иртәнге фильтр контролен уза алмаган (1 сентябрьдән - 46 082 бала).