Татарстанда «Укучы әни – укучы ил-2021» республика конкурсында җиңүчеләр билгеләнде.
Казан дәүләт аграр университетының Агробиотехнологияләр һәм җирдән файдалану институтында игенчелек өлкәсендә эшләүче төрле чит ил компанияләренең уку классларын ачу күркәм традициягә әйләнде. Институт өчен 2021 елның 20 октябрендә «Аммоний» АҖ һәм Казан дәүләт аграр университетының уртак проекты буенча төзелгән агрохимия һәм туфрак үстерү буенча яңа уку лабораторияләрен ачу зур вакыйга булды. Әлеге лабораторияләрне ачуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.
ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Татарстан Республикасы делегациясе составында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Кыргызстан Республикасына эш сәфәрендә катнашты.
1 декабрьдә чыгарылыш сыйныф укучыларына йомгаклау иншасы язарга туры киләчәк.
Идел буе федераль округында финалистлар саны буенча лидер төбәкләр - Татарстан Республикасы һәм Түбән Новгород өлкәсе.
2021 ел башыннан Казан шәһәренең 37 балалар бакчасында 57 млн сумлык түбә ремонтланган. Мондый мәгълүматларны эшлекле дүшәмбедә Татарстан башкаласының социаль өлкә учреждениеләрен карап тоту һәм аларга хезмәт күрсәтү департаменты директоры Петр Королев китерде.
2021 елда Татарстан башкаласының 237 балалар бакчасында 265 млн сумлык агымдагы ремонт үткәрелде. Бу хакта мэриядә эшлекле дүшәмбедә Казан социаль өлкә учреждениеләрен карап тоту һәм хезмәт күрсәтү департаменты директоры Петр Королев хәбәр итте.
Федераль укыту-методик берләшмәләрнең VI Бөтенроссия форумы урта һөнәри белем бирү системасында 2021 елның 17 ноябрендә Мәскәү шәһәрендә узды.
Республикада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән гамәлгә ашырылучы социаль программалар башкаланың мәгариф учреждениеләрен ремонтлау мәсьәләләрен хәл итәргә мөмкинлек бирә. Мондый фикерне эшлекле дүшәмбедә Казан мэры Илсур Метшин белдерде.
Татар телендә шигырьләр, мәсәлләр һәм проза башкаруның видеоязмалары 15 декабрьгә кадәр кабул ителә.