Федераль бюджетта «Земский учитель» программасын 2023 ел ахырына кадәр финанслау каралган. Хөкүмәтнең программага бүлеп бирелгән субсидияләр бирү кагыйдәләре турындагы карары 25 мартта үз көченә керә.
2021 елның 26 мартында Мәскәүдә 2020/2021 уку елында француз теле буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабына йомгак ясалды.
Бүген бөтен ил буйлап "Россия – мөмкинлекләр иле" президент платформасы проекты — "Зур тәнәфес" Бөтенроссия конкурсының яңа сезоны старт ала. Мәктәп укучылары өчен иң масштаблы конкурсның яңа сезонын ачу өч көнлек онлайн-марафон форматында уза һәм 28 мартта, зур тәнәфес көнендә тәмамланачак.
Россиядә коронавирус белән эпидемиологик вәзгыять быел июньдә БДИ үткәрергә мөмкинлек бирә. Срокларны күчерү планлаштырылмый. Бу хакта "Россия 24" телеканалы эфирында мәгариф министры Сергей Кравцов белдерде.
Бүген Борис Щукин исемендәге Театр институтында "Мәктәп классикасы" Бөтенроссия проекты стартына багышланган матбугат конференциясе узды. Шунда ук илнең төп театр институты һәм Россия мәктәп укучылары хәрәкәте арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Аның максаты – Россия мәктәп театрларын үстерү.
22 марттан 31 мартка кадәр Чаллыда WorldSkills Russia стандартларын исәпкә алып, “BabySkills-2021” мәктәпкәчә яшьтәге балаларның иртә профориентациясе буенча балалар чемпионаты уза.
22 марттан 28 мартка кадәр Республика олимпиада үзәгенең структур бүлекчәсе - «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында «Кредо» республика профиль сменасы кысаларында Татарстан Республикасы командаларын физика, хокук, физик культура һәм тормыш иминлеге нигезләре буенча бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабына әзерләү буенча укыту-тренировка җыеннары уза.
"Россия вертолетлары" холдингының Казан вертолет заводы (Ростех дәүләт корпорациясенә керә) "Крылья Ростех" авиатөзелеш тармагы өчен яңа буын инженерларны укыту буенча бөтенроссия программасында катнашучы булды. Проект Россиянең төп 9 профильле югары уку йортында башлангыч алды – Казанда ул А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты (КАИ) базасында гамәлгә ашырыла.
Әлмәттә «Менеджер» 23 нче хосусый урта мәктәбендә тәрбияләнүчеләр өчен Нәүрүз үткәрелде.
Кукмара аграр көллияте 1962 елдан авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать өчен кадрлар әзерли. Бүген биредә республиканың Кукмара һәм якын-тирә районнарының авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать предприятиеләре өчен 5 белгечлек һәм 2 һөнәр буенча 520 студент белем ала.