ЯҢАЛЫКЛАР


9
март, 2021 ел
сишәмбе

Татарстан башкаласында шәһәрнең муниципаль мәгариф учреждениеләре җитәкчеләрен резервка кертүгә конкурс башланды. Кандидатларның менеджмент өлкәсендә белеме, шулай ук педагогик вазыйфаларда яки җитәкче вазифаларында кимендә биш ел эш стажы булырга тиеш. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә Казан башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов игълан итте.

Әлмәт муниципаль районында милли мәдәниятләр фестивале узды. Яшьләр бәйрәмендә мәктәпләрдән 13 команда катнашты. Болар М.К. Таһиров исемендәге 1 нче мәктәп; 4 нче мәктәп; 6 нчы мәктәп; 1 нче Лицей-интернат; 7 нче мәктәп; 13 нче мәктәп; 20 нче мәктәп; 23 нче “Менеджер” мәктәбе;  24 нче мәктәп; Кичү урта мәктәбе; Яңа Никольский мәктәбе; Сирән урта мәктәбе; Иске Суркино урта мәктәбе.

Төрле елларның чыгарылыш сыйныф укучылары кайчандыр көчле укытучылары белән бөтен республика буенча танылган Федоровка авылындагы мәктәпне торгыза башладылар. Алга таба биредә дә музей комплексы ачу планлаштырыла.

Мәктәптән тыш эшләү үзәгендә өстәмә белем бирүнең социаль-педагогик юнәлеше мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Россия мәктәп укучылары хәрәкәтенең Татарстан Республикасындагы бүлекләре җитәкчеләре, муниципалитет кураторлары белән берлектә, республика һәм федераль инициативаларны гамәлгә ашырганда барлыкка килә торган актуаль эшчәнлек юнәлешләре һәм проблемалар турында фикер алыштылар.

Быел Татарстан мәктәпләре «Мәктәптә шахмат» проектын гамәлгә ашыруда актив катнашалар. Аның инициаторы –  «Бердәм Россия»партиясе. Яңа мәйданчык Югары Ослан районының Макыл урта мәктәбендә дә ачылды.

Азнакайның яшь буыны дөнья халыкларының милли киемнәре һәм хәзерге дөньяда туган телнең әһәмияте турында белделәр. Азнакай районының мәдәни үзәге, Халыклар дуслыгы йорты һәм шәһәрнең 7 нче мәктәбе «Халык теле — күңел көзгесе» дигән чара уздырдылар.

Милли технологик инициативаның түгәрәк хәрәкәте укучыларның "Талант 20.35" бөтенроссия цифрлы конкурсына казанышларын кабул итә башлады. Җиңүчеләр һәм призерлар 100дән артык Россия югары уку йортына кергәндә БДИга өстәмә баллар алачак.

Россия Мәгариф министрлыгының «Интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрне үстерүгә, физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә сәләтләрне, фәнни (фәнни-тикшеренү), инженер-техник, уйлап табучылык, иҗади, физкультура-спорт эшчәнлеге белән кызыксынуны, шулай ук фәнни белемнәрне, иҗади һәм спорт казанышларын пропагандалауга юнәлдерелгән чаралар исемлеген раслау турында» 2020 елның 11 декабрендәге 715 номерлы боерыгы басылып чыкты. Исемлеккә төрле юнәлештәге 665 чара кертелгән.


6
март, 2021 ел
шимбә

Элегрәк проект кысаларында халык, экспертлар белән берлектә, 2020 елга Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы өчен бурычлар формалаштырган иде. ТР Дәүләт хезмәтләре порталы бурычларын сайлау буенча онлайн-сораштыруда 5,4 меңнән артык кеше катнашты.

Казанга эш сәфәре кысаларында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко Казан (Идел буе) федераль университетының Геология һәм нефть-газ технологияләре институтында булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International