ЯҢАЛЫКЛАР


16
февраль, 2021 ел
сишәмбе

Казанда Бондаренко урамындагы «Адымнар» полилингваль комплексы базасында фото һәм рәсем мәктәбе ачу планлаштырыла. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә фоторәссам һәм мәгълүмат агентлыгының фотохәбәрчесе Рамил Гали хәбәр итте.

1 нче Иске Чүпрәле мәктәбенең “Үсеш ноктасы” исемле цифрлы һәм гуманитар профильле мәгариф үзәгендә фән һәм технологияләр елына багышланган ачык дәресләр һәм мастер-класслар оештырыла. Алар Россиядә Фән һәм технологияләр елына багышлана.

17 февральдә Казанның 6нчы гимназиясендә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин парламент дәресе уздырачак. Проект бүген башланып китте һәм бер атна дәвам итәчәк. Бу хакта парламент башлыгы ТР Халыклар ассамблеясенең V хисап-сайлау конференциясендә хәбәр итте.

12 февраль көнне Әлки муниципаль районы мәдәният йортында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы ачылуга багышланган бәйрәм кичәсе булып узды.

13 февральдән 15 февральгә кадәр Татарстанда  туган телдә (рус булмаган) белем бирә торган мәктәпләрдә укучылар арасында рус теле буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы булды.

11-14 февральдә Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясе базасында 9-11 сыйныф укучылары өчен физик культура буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы үткәрелде.

15-16 февральдә Әлмәттә «Ел укытучысы-2021» Бөтенроссия конкурсының һәм «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы уза.

15 февральдә "Бердәм Россия" партиясе Рәисенең Төбәк  җәмәгать кабул итү бүлмәсендә туры эфирда балигъ булмаган балаларга карата опека һәм попечительлек мәсьәләсе буенча фикер алыштылар.

12 февральдә ТР Мәгарифне үстерү институты Яшь педагоглар советы белән берлектә «Хәзерге заман педагогының имиджы» темасына панельле дискуссия үткәрде. Чара Россия мәгариф академиясенең инновацион мәйданчыгының «Укытучы 2.0»  юнәлешен гамәлгә ашыру кысаларында узды.

Әтнә районында укучылар өчен Туган телләр һәм халык бердәмлеге елы кысаларында төрле форматтагы чаралар үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International