31 гыйнвардан 3 февральгә кадәр Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясе базасында Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының 8-11 сыйныф укучылары өчен җәмгыять белеме буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы һәм мәктәп укучыларының республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.
Чаллыда «Адымнар» полилингваль мәктәбе тоткарлыкларсыз төзелә – диварлар өченче катка кадәр җиткерелгән инде. Бу хакта журналистларга объектка чыкканда автошәһәр мэры Наил Мәһдиев сөйләде.
Татарстанда мәгариф оешмаларында укучыларның 98% ка якыны кайнар ризык белән тәэмин ителгән. Бу хакта республиканың Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинның Казанның 9 нчы гимназиясе эше белән танышкан чакта мәгълүм булды.
Чаллыда әлегә төзелеш стадиясендә булган «Адымнар» полилингваль мәктәбе директорын билгеләделәр. Ул элек 39 нчы мәктәпне җитәкләгән Азат Галиев. Бу хакта журналистларга автошәһәр мэры Наил Мәһдиев төзелә торган белем бирү комплексына чыкканда хәбәр итте. Азат Тахирович (Галиев – ТИ иск.) 2018 елның маенда Мәләкәс артындагы комплекста яңа мәктәп директоры итеп билгеләнгән иде, аны сентябрьдә кулланышка кертәчәкбез. Безнең Чаллыда бу гадәткә кереп бара – төзелә торган мәктәп директоры аның нигезе салына башланган көннән алып аны җитәкли башлый. Һәм хәзер без бу тәҗрибәдән китәргә җыенмыйбыз. Бүген Галиевнең беренче эш көне, ул беренче тапкыр объект белән таныша. Сүз уңаеннан, мәктәпнең инде статусы һәм номеры бар. Таныш булыгыз, бу 59 нчы номерлы гимназия», - диде шәһәр башлыгы.
Tolles Diktat бөтенроссия акциясендә катнашу өчен теркәлү башланды. Немец теле буенча диктантны онлайн режимында 19 февральдә язарга мөмкин булачак, дип хәбәр итә Халыкара немец мәдәнияте берлеге матбугат хезмәте.
Татарстанда авырулар аркасында махсус туклануга мохтаҗ мәктәп укучылары өчен махсус меню килештерелә. Бу хакта республиканың мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинның Казанның 9 нчы гимназиясендә булган вакытта мәгълүм булды.
Спас районында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына старт бирелде, ул зур концерт белән билгеләп үтелде. Залда җыелганнарга район башлыгы урынбасары Сергей Тюнев тынычлык, игелек, бердәмлек теләп мөрәҗәгать итте.
1 февральдән 3 февральгә кадәр Республика Олимпиада үзәгенең “Дуслык” комплексы базасында татар мәктәпләре өчен 7-11 сыйныф укучылары арасында татар әдәбияты буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.
Ярыш 10-нчы февральдән 15-нче февральгә кадәр Пермьдә узачак һәм илнең 82 төбәгеннән катнашучыларны җыячак.
Россия фәнни фонды (РНФ) тикшеренү проектларының Президент программасы кысаларынңа яшь галимнәрнең инициативалы тикшеренүләренә ярдәм итү буенча конкурска һәм яшь галимнәр җитәкчелегендә фәнни төркемнәр тикшеренүләренә ярдәм итү буенча конкурска гаризалар кабул итү башлануын игълан итте.