Алабугадагы университет мәктәбе — республиканың иске провинциаль мәктәбен «топ» дәрәҗәсендәге белем бирү учреждениесенә әверелдерү нәтиҗәсе, анда барысы да уйланылган — кабинетларның мультимедиа җиһазланышыннан алып, пирожкаларга кадәр. Болар хакына хәтта шимбә көнне дә укучылапр дәресләрне калдырмаска тырышалар. Болар хакында журналистларга КФУның Алабуга институты директоры Елена Мерзон сөйләде.
2020/21 нче уку елында сайлап алынган фәннәр буенча төп дәүләт имтиханын (ОГЭ) үткәрү гамәлдән чыгарылды, әлеге имтиханнар урынына тугызынчы сыйныф укучылары өчен бер уку фәне буенча контроль эшләр башкарылачак.
РФ фән һәм югары белем министрлыгы башлыгы Валерий Фальков министрлык карамагындагы югары уку йортларында, һәр төбәктә эпидемия хәлен исәпкә алып, 7 февральдән көндезге уку рәвешендә башларга кушты, калган югары уку йортларына шундый ук карар кабул итәргә тәкъдим ителде. Әлеге боерык тексты ТАСС карамагында бар.
Югары уку йортларына укырга керергә җыенмаган 11 сыйныфны тәмамлаучылар, 2021 елда аттестат алу өчен, дәүләт чыгарылыш имтиханы формасындагы ике мәҗбүри фән: рус теле һәм математиканы тапшырачаклар.
28 гыйнвар көнне Казан радиомеханика көллиятендә «Икътисадны цифрлаштыру шартларында урта һөнәри белем бирү системасында укыту һәм тәрбия бирүнең психологик-педагогик аспектлары» дигән Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды. Конференция Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының 2020/2021 уку елына чаралар планы нигезендә үткәрелде.
Теләге булган һәркем татар теле буенча «Ана теле» онлайн-мәктәбендә белем ала ала. Укыту материаллары грамматиканы, лексиканы, фонетиканы өйрәнү өчен дәресләрдән, видеофильмнардан, аудиороликлардан тора.
Бу якшәмбедә Россия мәктәп укучылары хәрәкәте, яшьләрне ял көненең яңа кызыклы форматына җәлеп итү максатыннан, Россия укучылары өчен мавыктыргыч онлайн-активлык уздыра. Узган шимбәдә мондый чараларда 10 000 тирәсе кеше катнашты, ә РМУХ активлыкларын карау саны 5 миллионнан артып китте. Бу якшәмбе көнне укучылар яңа тәэсирләр порциясен алачак.
ТР мәгариф һәм фән министрлыгының Республика Олимпиада үзәге “Дуслык” лагерында республика белем бирү оешмаларының 7-9 сыйныф укучыларының физик культура буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.
19 февральдә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе базасында «2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы чараларын гамәлгә ашыру кысаларында күп милләтле якшәмбе мәктәпләре һәм этномәдәни компонентлы мәктәпләр укучыларының республика фестиваленең йомгаклау туры һәм гала-концерты узачак.
20 гыйнварда узган Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе коллегиясенең киңәйтелгән утырышында ведомство башлыгы Марина Патяшина мәктәптә кайнар ризык белән тәэмин итүне оештырудагы җитешсезлекләр турында хәбәр итте. Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсе мәгълүматларына караганда, 2020 елда уку йортларының 27% ы, барлык туклану операторлары һәм азык-төлек һәм ярымфабрикатлар белән тугыз эре тәэмин итүче тикшерелгән.