ЯҢАЛЫКЛАР


21
гыйнвар, 2021 ел
пәнҗешәмбе

2021 елның 1 февралендә Бердәм дәүләт имтиханында катнашу өчен гаризалар кабул итү тәмамлана.

2020 елның сентябрь-октябрь айларында Мәгариф һәм  фән өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт гомуми белем бирү программалары буенча белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашырган мәгариф оешмалары хезмәткәрләренең компетенцияләренә бәя бирде.

Бүген, 2021 елның 21 гыйнварында, Казанда Татарстанның фәнни-педагогик җәмәгатьчелеге һәм гаилә күренекле галим-тарихчы, 200дән артык фәнни эш авторы Солтанбәков Булат Фәйзрахман улы белән хушлаштылар.

Актанышта татар милләте өчен тарихи вакыйга: «Көнчыгыш Кама аръягының тарихи-мәдәни мирасы һәм хәзерге заманы» төбәкара конференциясе узды. Форумда катнашучыларны Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов сәламләде һәм фәнни-гамәли конференцияне башлап җибәрде.

25 гыйнварда Волгоградта «Россия Ел укытучысы – 2020» Бөтенроссия конкурсының федераль этабы старт ала. Бу —– Россиядә 30 елдан артык үткәрелә торган педагогик осталык бәйгеләренең иң әһәмиятле һәм масштаблы конкурсларының берсе. Төбәк конкурсларында җиңүчеләрнең 85е Иң яхшы укытучы исеме өчен федераль этапта көрәшәчәк.

18-20 гыйнварда ТР мәгариф һәм фән министрлыгының  Олипиада үзәгене «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында гомуми белем бирү оешмаларының 9-11 сыйныф укучыларының математика буенча республика “Олимка юл” олимпиадасының йомгаклау этабы узды.

"Мәктәптә Футбол" стратегик проектының инициаторлары – Россия Мәгариф министрлыгы һәм Россия футбол берлеге. Дәресләр өченче физкультура дәресе урынына үткәрелер дип көтелә. Яңалыкларны апробацияләү өчен Казанда әлегә ике белем бирү учреждениесе – 183 нче гимназия һәм 177 нче лицей гына сайлап алынган.

«Мин – профессионал» Бөтенроссия студентлар олимпиадасының йомгаклау этабы февраль урталарында старт ала һәм 2021 елның апрель ахырына кадәр дәвам итәчәк.

22 гыйнварда 12 сәгатьтә Спортның ишкәк ишү төрләре үзәгендә (Казан шәһәре, Һади Такташ ур., 122) Студентлар көненә һәм кышкы сессия тәмамлануга багышланган урам бәйрәме  программасы старт ала.

Россия Мәгариф министрлыгы һәм Россия мәктәп укучылары хәрәкәте мәктәп директорларының тәрбия һәм балалар берләшмәләре белән эшләү буенча киңәшчесе яңа вакантлы вазыйфаларына кандидатлар сайлый башлыйлар. Яңа вазыйфа Россиянең ун төбәгендә сынау вариантында 2021 елның 1 мартыннан ук инде рәсми рәвештә гомуми белем бирү учреждениеләренең штат расписаниесенә кертеләчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International