Россия Банкы 2021 елның 21 гыйнварында мәктәп һәм көллият укучылары, шулай ук балалар йортларында һәм интернат-мәктәпләрдә тәрбияләнүчеләр өчен «Финанс грамоталылыгының онлайн-дәресләре» проектының язгы сессиясен башлап җибәрә.
Катнашырга кирәк булган иң дәрәҗәле 6 олимпиада (хәзерге 10 нчы сыйныф укучыларына).
Казан Инновация университеты «Дәүләт һәм муниципаль идарә» юнәлеше буенча Россиянең алдынгы югары уку йортлары арасы «Интерфакс» рейтингының топ-50 рейтингына керде. Татарстаннан рейтингка барлыгы ике югары уку йорты — Казан (Идел буе) федераль университеты һәм В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновация университеты керде.
Татарстанда гомуми белем бирү оешмалары базасында «Кванториум» балалар технопаркларын булдыру һәм эшләтү буенча чаралар комплексын расладылар. ТР Министрлар Кабинетының әлеге карарын республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
21 гыйнварда гомуми белем бирү оешмаларының 8-11 сыйныф укучылары өчен Татарстан тарихыннан мәктәп укучыларының республика олимпиадасының йомгаклау этабы узачак.
15-19 гыйнварда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе һәм IT-лицей базасында узган интеллектуаль ярышларда республиканың 8 муниципаль районыннан мәктәп укучылары катнашты. Алар – муниципаль этапта тиешле күләмдә балл җыйган укучылар, шулай ук узган елгы олимпиада җиңүчеләре һәм призерлары.
2021 елда Татарстанның Менделеевск районында белем бирү учреждениеләрен яңартып кору узачак. Аерым алганда, 3 нче гомуми белем бирү мәктәбен, Илнәт мәктәбендә спорт залын, 3 нче һәм 4 нче мәктәпләрдә азык-төлек блокларын өлешчә ремонтлау планлаштырыла.
Кукмара районында “Татарстан Республикасының Ел тәрбиячесе – 2021” республика һөнәри конкурсының муниципаль этабы финал туры узды.
Бу хөкүмәтнең Мәгариф министрлыгы тарафыннан әзерләнгән һәм җәмәгатьчелек фикер алышуы өчен бастырып чыгарылган карары проектыннан килеп чыга.
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментында Татарстан Республикасы автомәктәпләре эшчәнлегенә бәйле мәсьәләләр буенча «кайнар линия» ачылды.