Татарстан халкын IV Бөтенроссия хокукый диктантта катнашырга чакыралар. Чара 3-10 декабрь көннәрендә узачак, дип хәбәр ителә акциянең рәсми сайтында.
Казанда "Безнең Татарстан. Мөмкинлекләр территориясе” X республика яшьләр форумы кысаларында грантлар конкурслары җиңүчеләрен бүләкләделәр. Казан федераль университетының IT-лицее укучылары командасы 100 мең сум күләмендә грантка лаек дип табылды.
"Яшәү өчен өйрәнәбез - киләчәккә омтылабыз!" функциональ грамоталылык буенча I Бөтенроссия команда олимпиадасында катнашырга гаризалар кабул итү башланды. Олимпиадада 7-9 нчы сыйныф укучылары һәм аларның педагог-остазлары катнаша ала.
Программалаштыру һәм цифрлы технологияләр белән кызыксынучы укучылар IT-FEST онлайн-фестивалендә катнаша ала, дип хәбәр итә проектның матбугат хезмәте.
2 декабрьдә Ульяновск өлкәсенең Николаевка районы Зур Чирекле авылында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һәм Ульяновск өлкәсе Губернаторы Сергей Морозов катнашында балалар бакчасын ачу тантанасы узды. Чарада шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков катнашты.
Татарстанлыларны «Гражданин» иҗтимагый хәрәкәте үткәрә торган Россия Конституциясен белү буенча Бөтенроссия тестында катнашырга чакыралар. Чара 12 декабрьдә узачак, дип яза оештыручылар.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мәктәп укучылары арасында узган «Зур тәнәфес» Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләр белән очрашты.
Яр Чаллы шәһәренең «Кванториум» балалар технопаркында «3D турында» номинациясе буенча фәнни-техник проектларның Региональ конкурсы узды. Конкурс мәктәп укучыларын һәм студентларны проект эшчәнлегенә җәлеп итүгә; 3D-модельләштерү технологияләре ярдәмендә башкарылган макетлар, модельләр, прототиплар булдыруга ярдәм итә; эшләнгән проектларны уйлап чыгару, конструкцияләү, модельләштерү һәм гамәлгә кертү күнекмәләрен формалаштыра.
4 декабрьдә Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы «Яңа белем бирү мохите» проектын башлап җибәрә, ул педагогларга, ата-аналарга һәм укучыларга мәгариф өлкәсендә идарә карарларын кабул итүдә турыдан-туры катнашырга мөмкинлек бирәчәк.
Россия мәгариф министры Сергей Кравцов ил мәктәпләрен иң яхшы мәктәп ашханәсе бәйгесендә катнашырга чакырды. Мондый тәкъдим белән ул Саранскта узучы мәктәпләрдә туклану системасын камилләштерүгә багышланган бөтенроссия конференциясендә катнашучыларга мөрәҗәгать итте.